+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 ноябрь 2019, 13:50

Алдынгы уку йортлары тәҗрибә уртаклаша

Алар арасында Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжы да бар.

Алар арасында Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжы да бар.

Уфа Халыкара мәгариф салоны барлык катнашучылар өчен белем бирү процессында яңа мөмкинлекләр ача.Салон кысаларында Башкортстанның һәм Русиянең алдынгы югары уку йортлары, колледжлары, инновацион мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнашлагында иң зур күргәзмә оештырылган.

Дүрт көн дәвамында барачак чараларда осталык дәресләре, панель дискуссияләр, интерактив сессияләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагоглар, ата-аналар, мәктәп укучылары, абитуриентлар һәм студентлар өчен “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк.

Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжы бу уникаль чарада беренче тапкыр катнаша. Алар уку йортының уңышлары, студентларның иҗаты, алдынгы тәҗрибәләре белән таныштыра. 4нче курс студенты Элиза Рәҗәпова җир бүлү буенча яхшы белгеч булырга җыена.

— Безнең өчен мондый чара аеруча кызыклы. Башкаларның эш тәҗрибәсе һәм алымнары белән танышабыз. Мәсәлән, бу чарада Михайловка авыл хуҗалыгы колледжы белән якыннан таныштык, үзебезгә әһәмиятле яңалыклар тупладык. Әлеге чара мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш алу өчен зур мөмкинлек бирә, — ди колледж директорының урынбасары Дилә Сәлахова.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас