+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 ноябрь 2019, 11:25

“Җиңү диктанты”н “бишле”гә яз!

Бу абитуриентка вузга кергәндә өстәмә балл бирәчәк.

Бу абитуриентка вузга кергәндә өстәмә балл бирәчәк.

Мәгариф министрлыгы Русия университетларына 2020-21 уку елы кабул итү кампаниясе кысаларында “Җиңү диктанты”нда катнашуны абитуриентның шәхси казанышлары исемлегенә кертүне йөкләде. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн белдерде.
Депутат “Твиттер”да министрлыкның җавабын бастырган. Анда, диктант язганда җиңүчеләр вузларга кергәндә өстәмә баллар алачак, диелгән. Документта, шулай ук, “Җиңү диктанты” үсмерләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, яшьләрдә Русия тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятуга ярдәм итә, диелә.

Җиңү көненә багышланган беренче диктант быел Русиядә һәм, шулай ук, 23 чит илдә узды. Әлеге акция ел саен үткәрелер дип көтелә.
Читайте нас