Форум 21 меңнән артык катнашучыны җыеп, Русиядә иң яхшы өч төбәк арасында ныклы урын алды.
6-9 ноябрьдә Уфада Халыкара мәгариф салоны эшләде. "Мәгарифнең яңа субъективлыгы” темасына багышланган чарада заманча белем бирү системасының барлык юнәлешләре тәкдим ителде. Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерүенчә, катнашучылар саны буенча форум рекорд куйды һәм илдә иң яхшы өч төбәк арасында ныклы урын алды.
Эшлекле программа үз эченә 200дән артык чараны алды. Бер мәйданчыкта укучылар, ата-аналар һәм төрле белем бирү учреждениеләре вәкилләре очрашты. Экспертлар, спикерлар һәм модераторлар арасында Русиянең алдынгы федераль һәм төбәк югары уку йортлары профессорлары, методика һәм технологияләрне эшләүче авторлар, психологлар, социологлар, эре компанияләрнең персонал буенча директорлары, уңышлы сәясәтчеләр һәм бизнесменнар булды.
Дүрт көн дәвамында барган мөһим чарада мәктәп укучылары үзләренә охшаган һөнәрләр белән якыннан таныша алды. Бу мәйданчык кеше иң күп йөргән секторга әверелде. Шулай ук инклюзив белем бирү дә кызыксыну уятты. Инклюзив белем бирү юнәлешен чарада республика мәктәпләре һәм балалар бакчалары тәкъдим итте. Бу мәйданчыкта иҗади инклюзив эшчәнлек, үзенчәлекле баланы адаптацияләү, үзенчәлекле балалар белән эшләүче педагогларның эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек тудырылган иде.
Уфа мәгариф салонының төп темасы — тармакны санлаштыру. Бу юнәлештә лидерларның берсе — Учи.ру порталы. Башкортстанның 70 меңгә якын укучысы әлеге ресурс ярдәмендә шөгыльләнә дә инде. Компания вәкилләре белдерүенчә, 5 мең укытучы аларның системасын 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр укучыларның теманы үзләштерүен җиңеләйтү өчен бушлай куллана. Бу эшкә теләге булган һәркем кушыла ала.