+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 ноябрь 2019, 10:55

Мәктәптә имтиханнардан баш тартырга мөмкиннәр...

Ә аның урынына нәрсә булачак?

Ә аның урынына нәрсә булачак?

Укучыларның белем дәрәҗәсен һәм укытучыларның эшен бәяләүнең альтернатив варианты тәкъдим ителгән очракта, мәктәптәге имтиханнардан баш тартырга мөмкин. Бу хакта “Рособрнадзор” башлыгы Сергей Кравцов ата-аналар белән Бөтенрусия очрашуы барышында белдерде.
Очрашуда катнашучыларның берсе Саклык банкы башлыгы Герман Грефның мәктәпләрдәге имтиханнарны гамәлдән чыгару тәкъдиме турында искә төшерде һәм мондый хәлнең булуы мөмкинме дип кызыксынды. Кравцов әйтүенчә, имтиханнардан, әлбәттә, баш тартырга була, әмма төп сорау шунда, аның урынына нәрсә булачак.

Ул кайбер мәктәпләрнең имтиханнардан баш тартырга тырышуын искә төшерде, тик бу белем бирүнең сыйфаты төшүгә китергән.
Шул ук вакытта Кравцов бу тема буенча фикер алышуга чакырды һәм ведомствоның моңа әзер булуын билгеләп үтте.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас