+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 ноябрь 2019, 09:35

Укучының кофтасын кайчы белән кискән

Укытучы дәрестә чыгырыннан чыккан.

Укытучы дәрестә чыгырыннан чыккан.

Петербург мәктәпләренең берсендә укытучы белән укучы арасында килеп туган конфликтны аудиоязмага яздырып, социаль челтәрләргә таратканнар.
Бу хәл Приморье районы мәктәпләренең берсендә булган. Сыйныфташлары сүзләренә караганда, укучы дәрес вакытында наушниклар киеп утырган һәм укытучы сөйләгәнен ишетмәгән. Шуның аркасында урыс теле укытучысы белән үсмер арасында тарткалаш чыккан.

Укытучы наушникны кисәргә уйлап, укучының кофтасын эләктерә. Шуннан соң укучы белән укытучы арасында бәхәс башлана да инде. Укучы наушникларда утырырга хокукы бар, дип саный, моны ул үзенең “Русиядә туган” булуы белән аңлата.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас