+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 ноябрь 2019, 13:25

Башкортстан - лидерлар арасында!

“Мин – профессионал” олимпиадасында 32 меңнән артык студент катнаша.

“Мин – профессионал” олимпиадасында 32 меңнән артык студент катнаша.

“Мин — профессионал” Бөтенрусия олимпиадасына теркәлү тәмамланды. Республика студентлары проектка 32 185 заявка тапшырды, ә бу төбәккә теркәлү саны буенча өч лидер-төбәк арасына керү мөмкинлеге бирде.
— 48 көн эчендә олимпиадада катнашу өчен 675230 заявка тапшырылса, аларның 32 меңе Башкортстан студентларыннан булды, — ди проект җитәкчесе Валерия Касамара. — “Дәвалау эше һәм педиатрия”, “Биология”, “Химия”, “Психология” һәм “Экология” юнәлешләрендә катнашырга теләүчеләр аеруча күп булды.
Олимпиадада Русия вузларының бакалавриатта һәм магистратурада белем алучы студентлары катнаша ала.

Олимпиадада катнашу өчен 18 декабрьгә кадәр yandex.ru/profi адресы буенча теркәлергә кирәк иде. Сайлап алу онлайн-этабы 22 ноябрьдә уза. Катнашучылар декабрь ахырында йомгаклау этабына кем үткәнен беләчәк. “Мин —профессионал” олимпиадасының җиңүчеләре 2020 елның язында билгеле булачак. Бәйге дипломантларына магистратурага, аспирантурага һәм ординатурага укырга кергәндә ташламалар каралган. Олимпиада медалистлары 100дән 300 мең сумга кадәр акчалата премия алачак.

— Бу — зур компанияләрдә стажировка үтү, карьера төзү мөмкинлеге. Моңа эш бирүче сыйфатындагы шәхси остазың ярдәм итәчәк. Ул яшь кеше мәнфәгатьләрендә инвестицияләр җәлеп итәчәк. Бу — карьераны билгеләргә ярдәм иткән алыштыргысыз тәҗрибә, — ди проект җитәкчесе Валерия Касамара.
Фото: Wi-fi.ru
Читайте нас