+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 ноябрь 2019, 07:45

Башкортстан укытучысы җиңү яулады!

Мәскәүдә дефектологларның III Бөтенрусия съезды узды.

Мәскәүдә дефектологларның III Бөтенрусия съезды узды.

14-15 ноябрьдә Мәскәүдә дефектологларның III Бөтенрусия съезды узды. Съездда югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү системасында укытучы-дефектолог һәм укытучы-логопедларның һөнәри әзерлеге сыйфаты, демографик һәм социаль-икътисади үзгәрешләрне исәпкә алып, укытучы-логопед һәм укытучы-дефектолог һөнәрләренең кирәклеге һәм абруе, илебез дефектологиясен үстерү, мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү практикасына һәм психологик-педагогик реабилитация нәтиҗәләрен трансляцияләү, аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Съездны ябу тантанасында укытучыларны “Дефектологияне үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен” һәм “Һөнәргә тугрылык өчен” билгеләре белән бүләкләделәр. “Һөнәргә тугрылык өчен” номинациясендә бүләккә Октябрьский шәһәренең 19нчы коррекцион мәктәбе укытучысы-дефектологы Регина Рөстәм кызы Агамирзова лаек булды.
Съезд физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче педагогларның чын бәйрәменә әйләнде һәм заманча дефектология фәне үсешенең яңа перспективаларын һәм юнәлешләрен ачты.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас