Педагог социаль челтәрләрдәге язмалары аркасында эшсез калган.
Петербург мәктәпләренең берсендә тарих фәне укытучысы “Твиттер”дагы аккаунтындагы язмалары өчен эшсез калган.
Приморье районы хакимияте мәгълүматларына караганда, берничә укучының әти-әнисе балаларының укытучы микроблогына язылганын ачыклаган, анда ул, еш кына норматив булмаган лексика кулланып, шәхси тормышындагы, шул исәптән интим, вакыйгаларны сөйләп барган.
Ата-аналар белем бирү учреждениесе җитәкчесенә әлеге профильнең чыннан да педагогныкымы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Укытучы директор белән әңгәмә барышында әлеге аккаунтның чыннан да аныкы булуын раслый һәм үз теләге белән эштән китү турында гариза яза.
Педагог сүзләренә караганда, аның укучылары бу вакыйга турында белеп, аңа юату хәбәрләре юллый.
Кайбер мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек укытучы әлеге мәктәптә быел гына эшли башлаган.