+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 ноябрь 2019, 14:55

Башкортстанда укытучыларга хезмәт хакын түләү үзгәрә

Моның өчен Мәгариф һәм фән министрлыгында эшче төркем оештырылган.

Моның өчен Мәгариф һәм фән министрлыгында эшче төркем оештырылган.

Башкортстанда укытучыларга хезмәт хакы түләү тәртибен үзгәртергә планлаштыралар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгында эшче төркем оештырылды.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, Башкортстанда укытучылар аена 30 990 сум акча ала. Мәгълүм булуынча, бу - уртача хезмәт хакы. Укытучының төп оклады 8 500 сум тәшкил итә, өстәмә суммалар белем, стаж, категория, дәрестән тыш эшчәнлек һәм сыйныф җитәкчелегеннән чыгып исәпләнә.

Педагогик эшчәнлекне башлаганда барлык өстәмәләр дә аз исәпләнә, шуңа күрә яңа эш башлаган укытучыларның хезмәт хакы да уртачадан ике тапкыр ким булырга мөмкин.
Министр нәкъ менә яшь укытучыларга аерым игътибар биреләчәген билгеләде.
Читайте нас