Галим, химик Илдус Абдрахмановның уңышларының нигезе – туган төбәгендә
Кеше гомерен нәрсә белән чагыштырып була икән? Җилгә ошатыр идең, ул исте дә, үлән башларын сыйпады да, яфракларны кыштырдатты да, югалды. Бәлки ул, берчә балкып, йөзенә болыт ятса, тоныкланган кояштыр? Әллә ул җыр сыман микән? Күккә күтәргән дә, кайгыга сабыштырган кебек? Юк, болай гына гомернең асылына якыная алмабыз. Һәркем үзенә күрә дөнья, сере һичкайчан да чишелеп бетмәячәк табышмак сыман, адәм баласы, аның язмышы турында уйлану зиһен, хис яшәгәндә һәрдаим булачактыр.
Мәктәп елларыгыз хәтерегездән әлегә җуелып өлгермәгәнме? Хәер, мондый сорау урынлы микән? Чөнки яшәү юлыңның һәммә мизгелендә сине леп-леп итеп янган шәмнәр вә учаклар озата бармадымыни? Шушы мәлдә мин, тормыш эңгеренә җиткәндә, мөгаллимнәремнең йөзләрен янә күз алдына китерәм, рухи җәһәттән алар белән тиңләшә алмасыма әллә кайчан ук ышансам да, сүзләрен, сабакларын күңелемдә яктыртырга тырышам.
Укытучыларым дөньялыкта юк инде. Ләкин бу чарасызлыкка барыбер ышанмыйм. Менә хәзер сыйныф ишеге ачылыр да, гаҗәеп матур, сиздермәскә тырышып, эчтән генә без яратып йөргән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Сәйфиева апа килеп керер төсле. Икенче дәресне мәктәп директоры һәм бер үк вакытта тарих фәнен алып барган тыныч табигатьле, без ифрат ихтирам иткән Әшраф Хәмзин абый үткәрә. Сыйныфташларым нинди уйлар белән утыргандыр, анысы инде миңа караңгы, әмма үземнең химия укытучысы Хәкимҗан Халиков абыйны түземсезлек белән көтүемне яшермәдем. Беләм: кыңгырау шалтырауга, колбаларын, реторталарын, спиртовкаларын кулларына көчкә сыйдырып, сыйныф журналын култыгына кыстырып, мөгаллимебез килеп керә. Гаҗәеп ачык, һич тә кырыслык күрсәтмәгән кеше булганга микән, абзыебыз дәресендә үзебезне икенчерәк тоябыз. Шуңа күрә Хакимҗан Имелбай улы турында бер-ике кәлимәне чишелебрәк әйтим әле.
Ул Бөек Ватан сугышы башланганда Украинаның көнбатыш чигендә хезмәт иткән. Шунда тиңсез алышларның берсендә әсирлеккә эләгеп, сугыш ахырынача Германия, Польша, Франциядә концлагерьларда җәфа чиккән. Кырык бишенче елның маенда, Франциянең каршылык күрсәтү хәрәкәте яугирләре тоткыннарны азат иткәч кенә илгә, туган төягенә кайта алган. Бик күп еллар үткәч, абзый инде тегендә күчкәч кенә, миңа Хәкимҗан Имелбай улы язып калдырган хатирәләрне “Хәтәр юллар үткән елларда ярты гомеремне югалттым” дип исемләнгән китапны чыгаруда ярдәм итү насыйп булды. Китапка кереш һәм йомгаклау сүзләрен яза алуымны язмышның бер миһербанлылыгы дип санадым.
Химия дәресе башлана. Һәрберебез алдында — уку әсбабы. Аның титул битенә, эре хәрефләр белән: “Химия — матдәләр, аларның үзгәреше һәм шушы үзгәрешләрне озата баручы күренешләр турындагы фән”, — дип язып куелган. Бу сүзләрне даһи фикерле берәрсе әйткәндер инде, анысы хәтердә калмаган, әмма, гаҗәп, шулар ташка чокып язылган шикелле, күңелгә сеңгән дә куйган.
Ниһаять, урап йөри торгач, шушы язмаларыма сәбәпче булган кешегә килеп җиттем, шикелле.
Абдрахманов Илдус Барый улы турында укучының зиһененә барып җитәрлек һәм күңелен тибрәтерлек итеп яза алуыма, яшермим, ышанычым юк минем. Яшьтәшем дип әйтерлек кеше булса да, бер-беребезне якыннан дистәләрчә ел белсәк тә, дуслык кына ул гомер бакый шөгыльләнгән эшне аңлау ачкычын кулга тоттырмый икән. Янә дә шуңа гаҗәп итәм, үзем җитди фән юлына аяк баскан кеше булмасам да, фикер уртаклашыр, хәтта сердәшләрем математик, геолог, геофизик, икътисадчы, техник фәннәр әһелләре ләбаса. Күп җәһәттән томаналыгыңны аңлап, цивилизация юлының уртасыннан атлаучылар ягына ихтыярсыздан тартылу галәмәте микән бу?
Химик-органик, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы, химия фәннәре докторы Илдус Абдрахманов белән бер төбәктән без. Учалы, Белорет якларында минем эзләр калмаган хәлдә дә, Илдусның имәндәй гәүдәсе авырлыгыннан сеңеп ныгынган сукмаклар һаман да ярылып яталар. Бүгенге данлыклы галимнең әтисе Барый абыйны, һәрдаим дәүләт хезмәтендә булгач, төрле район, шәһәрләргә күчереп йөрткәннәр. Бер эш кулыннан килмәгәч, икенчесен тапшырып караудан түгел, киресенчә, артта калган урыннарга ярдәм йөзеннән.
Илдусның әтисенә аерым дикъкатемнең сәбәбе гади: абзый улының егет корына керүенә, белем-гыйлемгә тартылуына, ә иң мөһиме — намуслы, ачык йөзле, бер сүзле шәхес булып өлгерүенә гаҗәеп зур йогынты ясаган. Яугир офицер-танкист, комсомол, партия, дәүләт эшлеклесе Барый Абдрахман улының тәрҗемәи хәле, язмышы, башыннан үткәннәр — роман сәхифәләренә лаек тарих. Барый абзый, ачык күңелле кеше буларак, шушы юлларны язучыга да илтифатлылык күрсәтте, аның ихласлыгы аркасында Илдус белән арабызда якынлык, арытаба дуслык хасыйл булды. Гомумән, Илдус Барый улының әтисе, әнисе Галия Сәхиулла кызы, туган-танышлары, аларның башыннан үткән язмышлар турында чыннан да күләмле кыйсса язарлык бит!
Ходай гомер бирсә, кем белә, бәлки аны укырга да насыйп итәр.
Мостай Кәрим, “Чылтырда гына чылтыр...” дип аталган нәсерендә Баязит Бикбай теленә шундый җыр сүзләрен салган: “Чылтырда гына чылтыр ни чылтырый? Ат өскәйләрендә ыңгырчак. Безгә җитте инде, ай, ятар чак, Җитмәдеме сезгә кайтыр чак?” Шуның сыман, миңа да Илдус Абдрахманов янына кайтыр чак җитмәдеме икән? Аннан ары, озын тәбәрәк белән укучының сабырлыгын арытаба да сынау ошамас.
Әтисе Барый абзыйны эшкә Белорет шәһәренә җибәрүләре сәбәпле, Илдус беренче сыйныфка шунда барган. Үзем дә хәтсез елларымны шунда үткәргәнгә күрә, шәһәрнең олыга да, кечегә дә никадәре тәэсир итүен раслый аламдыр. Көн-төн дими эшләп торган металлургия комбинаты. Диңгез сыман мөлдерәп яткан завод буасы, текә яр башындагы каләм шикелле төз ылыслы карагайлар, патшалар заманыннан калган кызыл кирпеч йортлар... Шундагы һәр таш тарих сөйли төсле, борынгы урамнарның туфрагына, яфрак кебек, ничәмә буын кешеләренең эзе уелып калган. Белореттагы, күрше Магнитогорскидагы байтак торак йортларны сугыштан соң хәрби әсир алманнар төзегән. Җиңелгән немецларны дошманнар дип исәпләү дөрес микән? “Без, малайлар, аларны кызганмадык, чөнки немец безнең өчен фашист булып калган иде, — дип хәтерләп ала балачагын Илдус Барый улы. — Бермәл, әсирләр эшләгән тирәдә уйнап йөргәндә, аларның безгә җылылык белән караш ташлауларын сиздек. Хәзер генә шуны аңладым: безне күргәндә алар үз балалары турында уйлаганнардыр инде. Адәм баласының күкрәгендә урынны, дошманлыктан бигрәк, изгелек күбрәк ала”.
Шулайдыр. Ләкин Илдус Абдрахмановка шушы романтик мохиттә озаклап яшәү форсаты тими. Әтисен партиянең Салават район комитетының беренче секретаре итеп җибәрәләр. Дустымның шушы җирләргә, шул чорга кагылышлы күп хәтерләүләреннән бер-ике кәлимә генә китерәм дә, сүземне Абдрахмановның өлгергән елларына, гыйльми эшчәнлегенә, бүгенге тормышның кайбер мәлләренә күчерәчәкмен.
“Малаяз белән Салават районын туган төягем сыман күрәм. Шул еллардан шушы төбәкнең гүзәллегенә хәйран булып яшим. Бәллүр сулы Юрүзән, кайнар йөрәкле Янган-тау, Каратау... Бу атамаларга, минемчә, сихри мәгънә салынгандай. Кемгәдер әлеге атамалар әкияти Салават Юлаевның исеме белән бәйле булса, минем өчен алар милли рухны гәүдәләндергән кебек.
Әлеге елларда бала-чага вакытын, күбесенчә, табигать кочагында үткәрә торган иде. Җәен, гадәттә, елга буендабыз, балык тотабыз, су коенабыз. Бүгенге балалардан аермалы буларак, без үзаллырак идек.
Хәзергеләрне күрә йөри торгач, алар миңа хәтта кызганычрак булып китә: гел генә күз алдында, әти-әнисе канаты астында үсә балалар. Без исә чыннан да табигать балалары идек. Әти-әниләр эштә, йорт-җир мәшәкатьләрен үз кулыбызга алабыз. Җәй инде — безнеке! Балык тоту вакыт уздыру гына түгел бит: чиләк тутырып алып кайткан маймычлар кош-кортка ризык була, эрерәк балык, әлбәттә, өстәл өчен. Иң мөһиме, шушы җир миңа гомерлек дуслар бүләк итте, шәхес булып яшәрлек сыйфатларым да, ышануымча, шунда табылгандыр”.
Илдус Барый улының һөнәр сайлаган чоры җәмгыятебездәге сынылыш елларына туры килгән икән. Хәер, һәр буынга да тарихи борылыш мәлләрендә яшәү язмышы төшә. Бүгенге академикның тормыш юлын сайлавында әтисенең киңәшләре иң мөһиме булгандыр. Галим белән үземнең яшь арасы бигүк зур түгел һәм сүзебез еш кына әни-әтиләребез ягына барып урый. Барый агайның намуслы, саф күңелле коммунист булганлыгын ул әйтмәсә дә беләм. Бездән өлкәннәр тырыш хезмәте белән файда китерүләренә ихлас ышанып яшәде. Тормыш әкәмәтләре шулдыр инде, хәзер матбугатта коммунистларны карьеристлар, үзләрен генә хәстәрләп яшәүчеләр дип язалар. Шул чакта халык өчен җаннарын фида кылган, аның ихтыяҗларын гына уйлап яшәгән коммунистларга карата гаделлек күрсәтсәкче.
Илдус Абдрахманов ни сәбәпле табигать фәннәренең химия тармагына өстенлекле игътибар биргән соң? Бу сорауга җавап гади генә. Элекке заманнарда иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр җәмгыятьтә хакимлек итүче идеологияне хезмәтләндерүче генә иде. Шундый шартларда иҗади куәте бар кеше химия кебек табигать фәннәре юнәлешендә генә ниндидер уңышка исәп тота ала.
Юл сайланды, максатлар билгеләнде. Илдус — Башкорт дәүләт университетының химия факультеты студенты. Тормыштагы шул мәл, мөгаен, иң мөһимедер. Язмышыңның ничек булыры әлегә билгеле түгел, әмма үтәр юлның алдагы очында җемелдәп янган ерак утлар барыбер күренә. Сизсә-сизмәсә дә, һәркем гомеренең шундый чагын үткәрми калмый.
Мин студент елларына ераклашмаска, фәнни тикшеренүләр мохитенә чуммаска булдым. Тәүгесе югары уку йортын белгән һәркемнең башыннан үткән. Икенчесе — фән төпкелләренә төшү мәсьәләсе, язу-сызу белән генә шөгыльләнгән кеше өчен ифрат катлаулы. Байтак еллар элек якташым, күренекле математик-механик, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Марат Әхсән улы Илһамов турында китап язарга кызыгып киткәч, галим: “Мин шөгыльләнгән фән һәркемгә дә аңлашылмас инде, син аның белән чамасыз мавыкма, белгәнеңчә яз”, — дип киңәш биргән иде. Шулай иттем дә — җиңел юлдан киттем.
Университетның икенче курсыннан соң химия факультеты студентлары алдына җитди мәсьәлә килеп баса. Арытаба юлыңны аныкларга кирәк. “Химия” дип гомумиләштереп әйтелсә дә, аның юнәлешләре байтак: аналитик, физик, органик булмаган химия. Хәлиткеч шушы мәлдә әллә илаһи бер ым булдымы, Илдус органик химияне сайлаган бит. Һәм, откырлар әйтмешли, сәпнең нәкъ уртасына тидергән.
Абдрахманов икенче курстан ук ифрат гыйлемле һәм сизгер кеше булган икән, дип расламыйм. Булачак зур галим, академикның үз язмышын хаталанмый сайлавы бәхәссез. Гадиләштереп әйткәндә, органик химияне һәрнәрсә чыжылдап кайнап торган, савыт-саба — колба, реторталар раковиналарда өелеп яткан аш-су бүлмәсе белән чагыштырырга мөмкиндер. Физик химиядә генә ак халатлы химиклар аналитик приборларның эшен күзәтеп тора. Шундый күренештә органик химия, чыннан да тормыштагыча, кухнядагы сыман тоела. Ләкин аның эчке матурлыгы соңгарак күренә. Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы, республиканың атказанган фән эшлеклесе, профессор Абдрахманов Илдус Барый улы фән үрләренә илткән баскычның ныклысын сайлаган, тормыш дигән авыр да, мавыктыргыч та тамашага бәхетле билет белән кергән.
Башкортстан Республикасы сәнәгатенең үзенчәлеге шулаймы, әллә маһирларга канат куйган башка гамәлләр бармы, иллә бездә химия фәненең һәммә тармаклары да нык үскән. Рафыйков Сәгыйть Рәеф улы, Толстиков Генрих Александрович, Минскер Карл Самойлович, Кунакова Рәйханә Вәлиулла кызы, Рәхманкулов Дилюс Лотфулла улы, Джемилев Усеин Мемет улы, Мостафин Әхәт Газизҗан улы, Абдрахманов Илдус Барый улы... Исем-шәрифләреннән сез бу галимнәрнең кайсы кавем уллары һәм кызлары икәнлекне аңлагансыздыр. Әмма бу очракта ул мөһим дә түгелдер. Исемле галимнәрнең һәммәсе дә химия фәненең төрле тармагында бик җимешле эшләгән галимнәр. Шушы бөекләр арасында Илдус дустымның исеме дә балкып тора.
Шулай да мин әле генә санап үтелгәннәргә мәктәптә бездә химиядән сабаклар биргән укытучым, яугир Хәкимҗан Имелбай улы Халиковны да өстәсәм, каршы булмассызмы? Чөнки зур елгаларның да кайдадыр башы була бит?
Марсель Котлыгалләмов.