Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгариф сәгате”ндә белдерде.
Уфада февральдә узачак икенче Республика мәгариф форумы балалар сәламәтлегенә багышланачак. Бу хакта бүген “Мәгариф сәгате”ндә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
— Әгәр узган елгы форумда база мәсьәләләре турында сөйләшсәк, бишкөнлек турында карар кабул итсәк, икенче форумны тулысынча сәламәтлеккә багышларга тәкъдим итәбез. Минем аңлавымча, бу иң яхшы белгечләр һәм кызыклы спикерларны җәлеп итеп, зур ведомствоара эш булырга тиеш. Әйдәгез, перспективага эшлик, безгә мәктәп укучыларын һәм студентларны диспансерлаштыру белән нәрсә эшләячәгебезне, балаларыбызның психик һәм әхлакый сәламәтлеген ничек саклап калуыбызны аңлау мөһим. Бу эшне башларга кирәк, — дип мөрәҗәгать итте төбәк Башлыгы киңәшмәдә катнашкан министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бу юнәлештә эш баруын билгеләп үтте. “Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп стоматология кабинетларын тулысынча яңарту оештырылды, ул үз эченә ремонтны гына түгел, заманча стоматология җиһазларын кайтаруны да ала. Кайбер мәктәпләрдә мондый кабинетлар балаларны кабул итә башлады, — дип хәбәр итте министр. - Диспансерлаштыру мәсьәләсендә без хәзер Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы катнашлыгында өчьяклы эш алып барабыз. Шулай ук мәктәп укучылары өчен психотерапевтика үзәге төзүгә һәм 12-18 яшьлек кызлар һәм малайларның репродуктив сәламәтлегенә юнәлтелгән комплекслы программаны тормышка ашыруга зур игътибар бирелә".