+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 ноябрь 2019, 12:55

Мәктәпләр хәвефсезлеген тәэмин итүгә 200 миллион сум акча бүленәчәк

“Мәгариф сәгате”ндә бу хакта җентекле сөйләшү булды.

“Мәгариф сәгате”ндә бу хакта җентекле сөйләшү булды.

2020 елда Башкортстан бюджетыннан мәктәпләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен 200 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кичә “Мәгариф сәгате” форматында узган киңәшмәдә белдерде.Акчалар белем бирү оешмаларына керү белән идарә итү һәм контроль системасы, видеокүзәтү, гадәттән тыш хәлләр һәм сак сигнализациясе системалары белән җиһазландыруга тотылачак. Агымдагы елда бу максатларга 313 миллион сум акча бүлеп бирелгән дә инде. Киләсе елда мәктәпләрне саклау системалары белән 100 процентка җиһазландыру планлаштырыла.
Радий Хәбиров финанслау турындагы карарны әйткәндә, бары тик техник хәвефсезлек чаралары гына балалар белән профилактик эш алып барудан башка ярдәм итмәячәк, дип билгеләп үтте.
— Мәктәпләрдә коточкыч вакыйгалар килеп чыккан барлык очракларда да диярлек, хәвефсезлек системалары булган. Бу хәлләр башсызлык һәм җавапсызлык нәтиҗәсе. Кагыйдә буларак, үсмерләр үз планнары турында социаль челтәрләрдә язган, ә укытучылар коллективы конфликтлы хәл турында белеп торган. Шуңа күрә монда төп эш — профилактика, — дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас