+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 ноябрь 2019, 19:45

Яшьләр — туган тел сагында

2019 елның 27 ноябрендә Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән Башкортстан Башлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында («Башкортстан халыклары телләрен саклау, үстерү, популярлаштыру өчен республика яшьләр хәрәкәтен оештыру» проекты) татар теле волонтерлары Кушнаренко авылының 1нче урта мәктәбендә һәм районныҢ Кормаш авылы урта мәктәбендә булды.

Студентлар Гөлшат Исламгәрәева, Альбина Миңнебаева, Миләүшә Казыйханова, Әнисә Гыйльметдинова, Рита Юнысова доцент Нурия Хәлиуллина җитәкчелегендә Кушнаренко авылы 1нче урта мәктәбенең 6-7нче сыйныф укучылары белән татар теленең күрсәтү алмашлыклары һәм хәзерге заман фигыльләрен өйрәнү буенча экспресс-дәрес оештырдылар. Укучылар татар теленең үзенчәлекле грамматикасы буенча стандарт булмаган бурычларны хәл итү юлларын эзләүгә зур кызыксыну белән кушылды, кыска гына вакыт эчендә татар теленең иң мөһим үзенчәлекләрен үзләштерделәр.
Интеллектуаль дәресләрдән соң, волонтерлар коммуникатив сәләтләрне үстерү максатында татар халык әкияте буенча "Саран белән юмарт" импровизацияләнгән курчак театры тәкъдим итте. Укучыларга әкият персонажларының роле бик ошады. Тамаша интерактив иллюстратив материал ярдәмендә ачык һәм гыйбрәтле килеп чыкты. Волонтерлар урыс, башкорт, татар телләрен төрле дәрәҗәдә белгән укучыларны бер тату коллективка туплый алды.

Кормаш авылы урта мәктәбендә "Сүз иясе" волонтерлары "Исемең матур, кемнәр куйган?" проекты буенча эшләде. Укучылар шәхси исемнәрнең әһәмияте, татар халкының борынгы гореф-гадәтләре турында белде. Чара презентацияләр белән уен формасында оештырылды. Укучылар татар әдәби теле үрнәген ишетте. Алар туган (татар) телне өйрәнүнең мөһимлеген аңлады, татар теленең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү проектларына илһамландылар. Һичшиксез, укучылар һәм аларның остазлары — укытучылар туган телне өйрәнү һәм популярлаштыруда фикердәш булды.

Фо
Читайте нас