+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 декабрь 2019, 08:25

Иң яхшы ел тәрбиячесе билгеле

Республикада "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы -2019” республика һөнәри конкурсына йомгак ясалды.

Республикада "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы -2019” республика һөнәри конкурсына йомгак ясалды.

Стәрлетамакта ноябрь ахырында "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2019” республика һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, конкурс төбәкнең мәгариф оешмаларында иң яхшы тәҗрибә тарату һәм талантлы педагогларны ачыклау өчен ел саен үткәрелә.Быел ярышларда 64 катнашучы үзләренең һөнәри һәм педагогик осталыгын күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы педагогы итеп Стәрлетамакның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Морозова танылды. Хәзер аңа 2020 елда Бөтенрусия конкурсында Башкортстан данын якларга туры киләчәк.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас