+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 декабрь 2019, 09:40

Бүген унберенчеләр йомгаклау иншасы яза

Анда илнең 680 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша.

Анда илнең 680 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша.

Русия мәктәпләренең унберенче сыйныфында укучы 680 меңнән артык укучы бүген йомгаклау иншасы яза. Бу Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен сынау булып тора. Билгеле булуынча, чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасын үткәрү мәсьәләләре буенча совет тарафыннан 2019-20 уку елына биш юнәлеш буенча темалар расланды. Болар — “Война и мир” – бөек китапның 150 еллыгына, “Надежда и отчаяние”, “Добро и зло”, “Гордость и смирение”, “Он и она”.
Физик мөмкинлекләре чикле укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язуны сайларга хокуклы. Аны быел 12 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы сайлаган. Шулай ук, югары уку йортларына кергәндә аның нәтиҗәләрен тәкъдим итү өчен узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары да теләк буенча инша яза ала. Быел 113 кеше шундый теләк белдергән.

“Незачет” алган, йомгаклау иншасына (изложение) кермәгән, яки җитди сәбәпләр аркасында язуын төгәлләмәгән укучылар 2020 елның 5 февралендә һәм 6 маенда инша яза алачак.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас