Алар арасында Башкортстанның Бөре коррекцион интернат-мәктәбе дә бар.
Ноябрь ахырында “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре” Бөтенрусия конференциясе кысаларында “Изгелек мәктәбе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста инфраструктураны яңарту шартларында дизайн аша белем бирү һәм үстерү мохитен булдыру буенча иң нәтиҗәле практикларны ачыклау максатыннан җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәгариф оешмалары катнашты.
“Иң яхшы үсеш сыйныфы (уку кабинеты)” номинациясендә Ростов өлкәсе, Ставрополь крае махсус мәктәпләре һәм Башкортстан Республикасының Бөре коррекцион интернат-мәктәбе призлы урын яуладылар.
Шулай ук, Бөтенрусия бәйгесендә иң яхшы мәктәп, остаханә, кабинет һәм китапханә үсеше номинацияләрендә илнең төрле төбәкләрендәге махсус мәктәпләр җиңү яулады.