+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 декабрь 2019, 09:05

Мәктәп пешекчеләренә ярдәм булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп пешекчеләренә ярдәм чараларын эшләргә тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп пешекчеләренә ярдәм чараларын эшләргә тәкъдим итте.

Моны ул республиканың Мишкә һәм Калтасы районнарына эш сәфәренә йомгак ясаганда ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, бу мәсьәлә пешекчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен генә түгел, ә аларга күбрәк игътибар арттыру өчен дә кирәк.

Радий Хәбиров мәктәп водительләре арасында оештырылган бәйгене искә төшерде. Конкурста иң яхшылар бүләкләнде, грантлар алды.

“Бездә мәктәп пешекчеләре игътибарсыз кала. Шул ук вакытта аларның җитмәвен төгәл беләм, аларның күбесе инде өлкән яшьтә һәм озак еллар мәктәптә туклану системасында эшли, һәм алар искечә эшләргә күнеккән. Ә без мәктәптә туклану системасын бер баскычка югарырак күтәрергә телибез”, — диде Радий Хәбиров.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан
Читайте нас