Башкортстан укучысы "Умники и умницы" телеолимпиадасында төпле белем күрсәтте.
Күмертау шәһәренең 10нчы мәктәбе укучысы Дарья Бобровникова Мәскәүдә узган “Умники и умницы” телевизион олимпиадада медаль яулап кайтты.
Легендар телеолимпиада Беренче каналда 1992 елдан бирле бара. Аның җиңүчеләре, Русиянең барлык төбәкләренең өлкән сыйныф укучылары, МГИМОга имтиханнарсыз гына укырга керү мөмкинлеге ала.
Әлеге тапшыруга эләгү өчен “Акыл белән Русияне аңлап булмый” дигән темага эссе язарга кирәк булган. Шулай итеп Дарья сайлап алу турын уңышлы үткән.
Әзерләнү өчен "Русия тарихы. 17нче гасыр”, “Англия тарихы. 16нчы гасыр. Мәдәният”, “Брежнев һәм аның чоры” темалары бирелгән.
Күптән түгел өч көн дәвамында программа төшерелде. Беренче көннәрдә Башкортстан кызы күпме генә кулын күтәрсә дә, аңа чират җитмәде. Укучы үз белемен бары тик өченче көнне күрсәтә алды. Сорауга дөрес җавап биреп, медальле булды. Дарья катнашкан “Умники и умницы” программасы эфирга 2020 елның мартында чыгарга тиеш.
Кыз тарих белән мавыга, аның буенча БДИ тапшырачак. Ул Мәскәү Тикшерү комитеты академиясенә укырга керергә планлаштыра.