М. Акмулла исемендәге БДПУның "Сүз иясе" татар теле волонтерлары актив эшчәнлеген дәвам итә.
Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Башлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында («Башкортстан халыклары телләрен саклау, үстерү, популярлаштыру өчен республика яшьләр хәрәкәтен оештыру» проекты) татар теле волонтерлары 2019 елның 3 декабрендә Башкортстанның Бүздәк районына экспедиция оештырды. «Педагогик белем» — туган (татар) теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча 2нче курс студентлары "Татар милли киеме" дигән темага төрле чаралар үткәрде: татар халкының милли киемнәрен тәкъдир итү, аның үсеш тарихы, үзенчәлекләре, милли күлмәкләр тегү, Габдулла Тукайның “Шаян песи" шигырен өйрәнү. Чарада Бүздәк районы Каран урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары катнашты.Волонтерлар тарафыннан татар халкының матди һәм рухи мәдәниятенең бер өлеше буларак татар милли киемнәре белән таныштыру, җанлы аралашу нигезендә коммуникатив компетенцияләр формалаштыру, вак моториканы, конкрет практик күнекмәләрне үстерү, гореф-гадәтләргә, кыйммәтләргә, туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү бурычы куелды.
Татар халкының милли ризыгы чәкчәк турында сөйләгәч, «Туган тел» җыры башкарылганнан соң, чарада катнашучылар актив эшчәнлеккә тартылды. Презентация волонтерларның проблемалы сораулары белән үрелеп барды. Укучылар төрле милли киемнәр арасында параллель үткәрделәр, татар, урыс һәм башкорт милли киемнәреннән нинди төсләр һәм бизәкләр өстенлек ителүен белделәр. Курчакларга күлмәк теккән интерактив өлеш аеруча мавыктыргыч булды.
Волонтерлар тарафыннан тукымалар, кирәк-яраклар, бизәнү әйберләре сайлап алынды. Уку барышында балалар хатын-кызлар күлмәкләренең төс үзенчәлекләре, менталитетның матди яктан чагылышы, татар халкының дөньяга карашы турында белде, лексиконны яңа сүзләр белән баеттылар. Укучыларны бигрәк тә татар һәм урыс халыкларының кием-салым атамалары кызыксындырды. Татар мтлли киеменең күпсанлы атамалары лексик запаска керми икән. Әйтергә кирәк, татар телен белү дәрәҗәсе төрле, татар теле гаиләдә аралашу теле булмаган балалар да бар.
Экспедициядә катнашучылар «сүз серләрен» белү бик кызыклы һәм мавыктыргыч, туган телне өйрәнү бик кирәк һәм мөһим, дигән бердәм фикерне әйтте. Доцент Нурия Хәлиуллина сүзләренә караганда, мондый чаралар мәктәп укучылары өчен дә, вуз студенты өчен дә зур әһәмияткә ия.