+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 декабрь 2019, 11:35

Республикадагы бердәнбер полигон булачак ул

Нефтекама нефть колледжы базасында уку полигоны ачыла.

Нефтекама нефть колледжы базасында уку полигоны ачыла.

14 декабрьдә “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты кысаларында Нефтекама нефть колледжы базасында республика һәм муниципаль башкарма хакимият органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, эш бирүчеләр катнашлыгында “Нефть һәм газ чыгару” компетенциясе буенча уку полигоны ачыла.
Нефтекама нефть колледжының уку полигоны — җир өсте һәм су астына төшерү җиһазларын үз эченә алган объект. Уку йорты базасында полигон ачылу укучыларга хәвефсез шартларда чын җитештерү процессын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу бик мөһим, чөнки хәвефсезлек техникасына таләпләрнең югары булуы сәбәпле, эш бирүчеләр укучыларга предприятиеләрдә катлаулы механизмнар янына керергә юл куя алмыйлар.

Башкортстан Республикасы территориясендә бу компетенция кысаларында бердәнбер полигон ачылу республиканың нефть тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләүнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Региональный координационный центр «Ворлдскиллс Россия» в Республике Башкортостан
Читайте нас