Башкортстанда “Яшь профессионаллар" V Ачык төбәк чемпионаты башлана.
Башкортстанда 11-16 декабрьдә “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты узачак. Быел 585 конкурсант үз һөнәрендә иң яхшысы булу өчен көч сынашачак. Чемпионат Уфа шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләре мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре мәйданчыкларында узачак.
Ярышлар төп яшь категориясе (16-22 яшь) өчен 62 компетенция һәм “үсмерләр” категориясе буенча 24 компетенция (16 яшь һәм аннан да яшьрәк) буенча узачак.
Чемпионатның төп мәйданчыгы Уфа шәһәрендәге «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмә комплексы булачак, анда 21 компетенция буенча ярышлар узачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда быелгы чемпионатта 19 компетенция буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелә.
Чемпионатның географиясе елдан-ел киңәя бара: 35 ярыш мәйданчыгы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Әлшәй һәм Дуван районнарында урнашкан.
Ярышларда, Башкортстан конкурсантлары белән беррәттән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Марий-Эл, Татарстан республикаларыннан, Иркутск, Түбән Новгород, Ырынбур, Саратов өлкәләреннән килгән студентлар да катнашачак.
16 декабрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.