Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы Радий Хәбиров сәләтле балалар өчен тудырылачак мөмкинлекләр турында да сөйләде.
2020 елда Уфада сәләтле балалар өчен математика һәм IT-технологияләр өлкәсендә республика лицей-интернаты ачылачак. Бу хакта бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Республикада математика мәктәбен ачу идеясен билгеле педагоглар Михаил Саханевич һәм Александр Столяров күтәреп чыккан.
Хәбиров билгеләвенчә, шулай ук Башкортстан мәктәпләренең биш көнлек укуга күчүе үзен тулысынча аклады.
“Мин кешеләр фикере белән кызыксындым. Алар: "Әйе", — диде. Һәм без бу адымга бардык. Балаларга буш вакыт калдырдык, гаилә белән аралашу, спорт һәм иҗади шөгыльләнү өчен шимбә көннәрен бушаттык”, — диде төбәк җитәкчесе.