Биредә белем бирүнең иң заманча алымнарын кулланалар.
Районның 1нче мәктәбе базасында инновация мәйданчыгы барлыкка килде. Ул “Бакалы интеллектуаль мәктәбе” дип атала.
Әлеге яңалыкка старт бирү өчен бирегә башкаладан дәрәҗәле интеллектуаль десант – Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры И. И. Фазрахманов, мәгариф һәм фән министры А. В. Хаҗин, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Р. М. Әсәдуллин, Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры С. Т. Сәгыйтов, Башкортстан аграр университеты проректоры Н. М. Юнысбаев, “Талантлы яшьләргә ярдәм итү фонды"н оештыручы, галим Н. Җ. Баһаветдинов килделәр.
Бакалының беренче мәктәбе моңа кадәр республикада тиңе булмаган заманча бинага күчте. Биредә укучы балаларга, укытучыларга барлык шартлар да тудырылган. Әле ачылган эксперименталь мәйданчык исә авыл балаларына сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүче ресурслардан файдалану мөмкинлеге бирә. Уку процессы эчтәлеклерәк, аңлаешлырак һәм нәтиҗәлерәк була.
Әлеге мөһим чара вузлар профессорлары катнашлыгында аерым темалар буенча тәүдә мәктәптә үтте. Көннең икенче яртысында район Мәдәният сараенда башкала вәкилләре һәм район җитәкчеләре пленар утырышта чыгыш ясады.