Башкортстанның йөз авыл укытучысы 600 мең сум акча алачак.
Башкортстанда 600 мең сум күләмендә грантка лаек булган авыл җирендә яшәүче яшь укытучыларның исемнәре билгеле булды. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Конкурста катнашу өчен 190 укытучы заявка биргән. Конкурста 35 яшькә кадәрге, Русия Федерациясе гражданнары һәм республикада даими яшәүче укытучылар катнаша ала.
Грант алучылар авыл мәктәбендә ике елдан да ким булмаган педагогик стажга ия булырга һәм укыту йөкләнеше бер тариф ставкасыннан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта авылдагы халык саны 10 мең кешедән артмаска тиеш.
Грант алырга теләүчеләрне мәктәп яисә район мәгариф бүлекләре тәкъдим итә. Грант алган укытучылар мәктәптә кимендә янә 10 ел эшләргә, яки хезмәт килешүен өзгәндә грант суммасын кайтарырга тиеш.