Бу хакта республика Иҗтимагый палатасы белдерде.
Республика Мәгарифне үстерү институты тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Башкортстан мәктәпләрендә буллинг проблемасы булуы ачыкланган. Өстәвенә, балалар арасында бер-берсен эзәрлекләү, шулай ук педагогларның балаларны кимсетү очраклары да бар. Бу хакта республика Иҗтимагый палатасының Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, хәйриячелек һәм иреклелек үсеше комиссиясе рәисе Лида Исәргәкова хәбәр итте.
Билгеле булуынча, республикада 2019 елның февраленнән мәгариф оешмаларында балалар һәм үсмерләр арасында җәберләү (“буллинг”) проблемасын актуальләштерүгә һәм профилактикалауга юнәлтелгән “Янәшә бул” проекты гамәлгә ашырыла. Ул 2020 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң нәтиҗәләр ясалачак, дип хәбәр итә төбәкнең Иҗтимагый палатасы.
Агымдагы елның декабрь ахырына кадәр мәктәпләр эшчәнлегенә мониторинг критерийларын эшләү планлаштырыла. Аерым мондый критерий мәктәп психологлары, сыйныф җитәкчеләре өчен һәм, гомумән алганда, учреждение буенча эшләнәчәк. Сораулар бөтен республика буенча таратылачак.
“Һәр педагог буллингны профилактикалау буенча бер генә юлны булса да үз эшчәнлеге планына кертергә тиеш иде. Әлбәттә, педагоглар сыйныфта буллингны бетерүнең барлык методикаларына да тирән төшенергә тиеш түгел, әмма эзәрлекләүнең беренче билгеләрен алар күрә белергә тиеш, — ди Лида Исәргәкова. — Елга бер генә тапкыр булса да мәктәптә буллингны профилактикалау буенча чара үткәрелергә һәм ул мәктәпнең бер елга тәрбия эшенең гомум планына кертелгән булырга тиеш.
Мәктәп психологларына килгәндә, аларда да балаларны җәберләүне ачыклау һәм бетерү буенча үз эш планы булырга тиеш иде. Психологның мондый чараларны планлаштыруын күрсәк тә, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырылмаган, бу - хәл итүне таләп итә торган бер мәсьәлә”.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, мондый конфликтларның сәбәпләре — гаиләләрдә балаларга игътибар җитмәү, балалар һәм аларның ата-аналары, шулай ук сыйныф педагогы арасында үзара ышанмаучылык, мәктәп психологы белән ышанычлы элемтә булмау. Үсмерләр, өлкәннәр катнашлыгында булдырмый калырга мөмкин булган хәл турында соңгы көнгә кадәр әйтмиләр. Нәтиҗәләр бик куркыныч, хәтта суицидка кадәр барып җитә.
Лида Исәргәкова әйтүенчә, чыннан да, педагоглар хәзер укыту процессына ныграк җәлеп ителгән, ә тәрбия процессы читтә кала. Аның фикеренчә, шәһәр янындагы балалар лагерьлары да буллингны профилактикалау чараларын үз программасына кертергә тиеш.