+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 декабрь 2019, 13:15

Чемпионат кызганнан-кыза!

Республикада “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты дәвам итә.

Республикада “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты дәвам итә.

Кичә Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты ачылган иде. Бүген ул эшен дәвам итә, яшь осталар төрле компетенцияләрдә көч сынаша.Биш көн дәвам итәчәк бәйгедә 585 конкурсант үз һөнәрендә иң яхшысы булу өчен бар көчен салачак. Чемпионат Уфа шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләре мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре мәйданчыкларында уза. Ярышлар төп яшь категориясе (16-22 яшь) өчен - 62 компетенция һәм “юниорлар” категориясе буенча 24 компетенция (16 яшь һәм аннан да яшьрәк) буенча оештырыла.

Чемпионатның төп мәйданчыгы Уфа шәһәрендәге «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмә комплексында урнашкан, анда 21 компетенция буенча ярышлар бара. “Визаж һәм стилистика”, “түбә ябу эшләре”, “плитка белән тышлау”, “мебель җитештерү”, “төзелеш һәм штукатур эшләре”, “пилотсыз авиация системаларын файдалану" һәм башка компетенцияләр буенча ярышлар иң кызыклысыдыр, мөгаен.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда быелгы чемпионатта 19 компетенция буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Мәсәлән, беренче тапкыр “Умартачылык” күргәзмә компетенциясе тәкъдим ителә. “Башкорт балы” бренды дөнья дәрәҗәсендә танылган һәм безнең төбәк Ворлдскиллс хәрәкәте кысаларында әлеге компетенцияне үстерү өчен чыгыш ясый.

Чемпионатның географиясе елдан-ел киңәя бара: 35 ярыш мәйданчыгы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Әлшәй һәм Дуванда урнашкан.
16 декабрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Фото: Региональный координационный центр «Ворлдскиллс Россия» в Республике Башкортостан
Читайте нас