Бу хәлдән соң мәктәп җитәкчесен, аның урынбасарын һәм физкультура укытучысын эштән куганнар.
Мәскәүнең 491нче мәктәбендә дүртенче сыйныф укучысы ике бүлмә арасындагы пыяла идәннең ярыгына төшеп китә. Кыз физкультура дәресендә икенче бүлмәгә кереп качарга ниятли һәм идән ярыгына кысылып, аягын сындыра. Бу очрак буенча тикшерү үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча, директор, аның урынбасары һәм физкультура укытучысы үз вазыйфаларыннан бушатылган.Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты мәгълүматлары буенча, бәхетсезлек очрагы булган бина ябылган, ул башкача белем бирү максатларында кулланылмаячак.