+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 декабрь 2019, 13:25

Күгәрченнең алты яшь педагогы грантка лаек булды

Республиканың 100 укытучысы 600 мең сумлык грантлар белән бүләкләнде.

Республиканың 100 укытучысы 600 мең сумлык грантлар белән бүләкләнде.

12 декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы педагогларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырган иде. Шунысы мөһим: әлеге тантанада яшь авыл укытучылары беренче тапкыр 600 мең сумлык грантлар алды.
Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турындагы указга кул куйган иде. Документка ярашлы, авылда эшләүче яшь укытучыларга быел 1 июльдән ел саен 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак. Грант алуга конкурста халкы 10 меңнән артык булмаган авыл җирендәге белем бирү оешмасында кимендә ике ел эшләгән һәм нагрузкасы бер ставкадан ким булмаган, 35 яшькә кадәр булган укытучылар катнаша ала.

Грантка лаек булган яшь укытучылар арасында Күгәрчен районыннан алты педагог та бар. Бу шатлыклы хәл турында район хакимияте башлыгы Гайса Янбаев социаль челтәрләрдәге үзенең битендә хәбәр итә.

"Шунысы сөенечле: грантка лаек булган яшь укытучылар арасында безнең районнан Розалия Әбдрәхимова, Илдар Чыңгызов, Зөһрә Төхвәтуллина, Гөлнара Баймурзина, Илназ Буранбаев, Лариса Цырулина да бар. Яшьләр үзләре алган грантны торак шартларын яхшырту, квалификацияләрен күтәрү, ялга һәм автомобиль алу өчен куллана ала. Педагогларны грант алулары белән котлыйм, киләчәктә дә югары уңышларга ирешүләрен телим!" — дип яза Гайса Гыйльметдин улы.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас