+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 декабрь 2019, 21:50

“Символ”га – 10 яшь!

Бәхетленең бәйрәме бергә килә, дигәндәй, Театр елында Уфаның 84нче Татар гимназиясендә эшләп килүче “Символ” театр студиясе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.

Бәхетленең бәйрәме бергә килә, дигәндәй, Театр елында Уфаның 84нче Татар гимназиясендә эшләп килүче “Символ” театр студиясе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Аның бүген мәктәп сәхнәсендә уйнап йөрүче төп составы вәкилләре – студия оештырылган чорда дөньяга килгән балалар. “Символ” театр студиясе җитәкчеләре, Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский зур сәнгать дөньясына җитәкләп алып кергән яшь актерларның берничәсе остазлары юлын сайлаган. Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесында, шулай ук Казан театр училищесында белем алучылар бар.
Студиянең уңышлары да зур. Казанда үткән “Иделкәем. Кариев варислары” конкурсында Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” спектакльләре белән җиңүче булганнар.
Юбилей кичәсендә шактый тәҗрибә туплаган яшь артистлар белән беррәттән, дебютантлар – беренче сыйныфлар да сәхнәгә чыкты. Алар “Сертотмас үрдәк” әкиятендә катнашты, татар, башкорт, урыс телләрендә шигырьләр укыды. Гимназия директоры Равил Идрисов әйтүенчә, студиядә шөгыльләнүче балалар сәхнәдә төрле телләрдә сөйли. Лениза Мәүләви кызы белән Символ Сәлим улы беренче тапкыр сәхнәгә чыккан кечкенәләрнең сәләтен ачу буенча зур эш башкарган, әлбәттә. Ә өлкәнрәк укучылар составы “Иптәш командир”, Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” пьесалары буенча өзекләр күрсәтте, Мостай Кәримнең “Россиян мин” шигырен укыдылар.
Укытучылар да, бигрәк тә ата-аналар балаларның бу шөгылен хуплап каршылый, сәхнәдән аларның да рәхмәт сүзләре яңгырады. Хәтта “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча спектакль сәхнәләштерергә тәкъдим иттеләр. Димәк, алар балаларга да, бигрәк тә студия җитәкчеләренә дә ышана һәм үзләре дә ярдәм итәргә әзер.
Яшь артистларның шатлыгын уртаклашырга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, җырчы Салават Әкъсәнов килгән иде. Лениза Мәүләви кызы белән Символ Сәлим улы яңа җырларын тәкъдим итте.
Менә шулай киләчәккә зур планнар, матур уй-ниятләр белән яшәүче студиягә тагын да зуррак уңышлар телибез.
Читайте нас