+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 декабрь 2019, 08:20

Укытучыларга ярдәм киләчәктә тагын да артачак!

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы педагогларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында белдерде

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы педагогларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында белдерде

12 декабрь — Русия Федерациясе Конституциясе көненә туры килгән чарада мәгариф системасы хезмәткәрләренең һөнәри казанышлары аерым хөрмәтләү билгеләре, Мактау грамоталары һәм югары исемнәр белән билгеләнде. Шунысы мөһим, әлеге тантанада яшь авыл укытучылары беренче тапкыр 600 мең сумлык грантлар алды.
— Укытучы хезмәте — бик мөһим, игелекле һәм гражданин, патриот, гомумән яхшы кеше тәрбияләүдә бик кирәкле һөнәр. Бүгенге тантанага бу абруйлы хезмәттә зур көч салган, үз эшенең осталары булган педагоглар җыелды. Тәҗрибәле укытучылар белән бергә яңа эш башлаучыларның да хезмәте бәяләүгә лаек. Авыл мәктәпләрендә хезмәт салучы яшь укытучылар 600 мең сумлык грант ала башлады. Ел саен тапшырылачак шундый 100 грант булдырдык. Бары тик көндәлек хезмәткә таянып кына без икътисадта да, тулаем республика үсешендә дә югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз, — диде республика Башлыгы тантананы ачып.
Тантанага җыелган 50 мәгариф хезмәткәре арасында балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, мәктәп укытучылары һәм җитәкчеләре дә, югары уку йортлары профессорлары да бар иде.
— Республика Башлыгы кулыннан алган бүләк — педагог хезмәтенә югары бәя. Мин моның өчен бик рәхмәтлемен һәм киләчәктә дә республика мәгарифен үстерү өчен бөтен тырышлыгымны салачакмын, — диде Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы җитәкчесе, профессор, педагогия фәннәре докторы Венера Яфаева.
“Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек педагогларның берсе Әнфисә Галимҗанова Уфаның 65нче Татар гимназиясен җитәкли. Ул инде өч дистә ел шушы белем учагында хезмәт сала, аның 14 елы — директор вазыйфасында.
— Бүген мин зур дулкынлану кичерәм һәм горурланам. Бу югары бүләкнең укытучы өчен никадәр кыйммәтлеген үзләре гомер буена педагог булып эшләгән әти-әнием дә яхшы аңлый. Югары исемгә лаек булуымда аларның да өлеше гаять зур, моның өчен бик рәхмәтлемен, — ди Әнфисә Фәрит кызы.
Бүләкләнүчеләр арасында 20гә якын яшь укытучының 600 мең сумлык сертификат белән бүләкләнүе бәйрәм танатанасына аеруча ямь өстәде.
Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турындагы указга кул куйган иде. Документка ярашлы, авылда эшләүче яшь укытучыларның һәркайсына быел 1 июльдән ел саен 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак. Грант алуга конкурста халкы 10 меңнән артык булмаган авыл җирендәге белем бирү оешмасында кимендә ике ел эшләүче һәм нагрузкасы бер ставкадан ким булмаган, 35 яшькә кадәр укытучылар катнаша ала. Грант алучы укытучылар үзләрен тәкъдим иткән мәгариф оешмасында ким дигәндә 10 ел эшләргә тиеш.
Аларны мәктәпләр һәм районның мәгариф идарәләре тәкъдим итә.
Шундыйларның берсе — Илеш районының Базытамак мәктәбендә география укытучысы Ралия Мөсәбирова авыл җирендә укучыларга 10 ел белем бирә. 33 яшьлек мөгаллимә үзе дә, аның укучылары да төрле район һәм республика бәйгеләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Яшь актив укытучының хезмәтен шулай бәяләү урынлы һәм бик вакытлы.
Шунысы сөенечле, республика Башлыгы әйтүенчә, укытучыларны матди дәртләндерү чаралары киләчәктә дә дәвам итәчәк. 2020 елда яшь авыл укытучыларына тапшырылачак 600 мең сумлык грантлар санын 150гә җиткерү планлаштырыла. Димәк, бу укытучыга игътибар һәм аның абруен арттыруга зур этәргеч булачак.

Зөлфия Фәтхетдинова.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас