Иглиндә кышкы каникуллардан соң укучылар яңа мәктәпкә барачак.
Иглин районы үзәгендә 640 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмаланды, анда 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да керә.Әлеге социаль объект республика бюджеты исәбенә төзелде. Мәктәп төзелешенә контракт 311 миллион сум тәшкил иткән. Мәктәпне җиһазлар һәм мебель белән тәэмин итүгә — 12 миллион сум, ә балалар бакчасы өчен 3,97 миллион сум акча каралган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уку кабинетларын, ашханәне, спорт һәм актлар залларын карады. Өч катлы гомуми белем бирү мәктәбенең бинасы шартлы рәвештә дүрт секциягә бүленгән: урта һәм башлангыч мәктәп (32 сыйныф-комплект), гимнастика залы булган спорт залы һәм актлар залы, 20шәр урынлы сигез төркемнән торган балалар бакчасы.
Биредә шулай ук блоклы газ казанлыгы, мәктәп спорт стадионы һәм резин өслекле йөгерү юлы, спорт мәйданчыклары (волейбол, баскетбол, уеннар өчен тәгаенләнгәне өчәү) һәм балалар бакчасы өчен түбәле сигез уен мәйданчыгы урнашкан. Барлык мәйданчыкларның да резин катламы бар.
Радий Хәбиров мәктәпнең заманча, яңа технологияләр буенча төзелүен билгеләде.
Ул шулай ук уку йортының кайчан файдалануга тапшырылачагы белән дә кызыксынды. Иглин районы башлыгы Николай Самойленко сүзләренә караганда, яңа мәктәпкә балалар кышкы каникуллардан соң ук барачак.