Мәскәүдә "Русия халыкларының туган телләрен укытуның иң яхшы педагогик үрнәкләре" бәйгесе узды.
Мәләвез районының башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы "Русия халыкларының туган телләрен укытуның иң яхшы педагогик үрнәкләре" Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.14 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Русия халыкларының туган телләрен укытуда иң яхшы педагогик үрнәкләре" конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә Башкортстанның Мәләвез районы 1нче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфара Алиева тәкъдим итте. Ул беренче сайлап алу турында җиңүче булды һәм 16 декабрьдә Мәскәүдә узган икенче турда катнашты.
Гөлнара Минзаһир кызы " Туган телне укытуның иң яхшы методикасы һәм үрнәге” номинациясендә 3нче урын яулады. Бу зур җиңүе белән аны ихлас котлыйбыз!