Дәүләт думасы бу хакта закон проекты кабул итте.
Дәүләт думасы балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә электрон чират тәртибендә кабул итү өчен бердәм оештыру һәм техник нигезләр турындагы закон проектын кабул итте.
Документ нигезендә балалар бакчаларына кабул итү төбәк мәгълүмат системаларын кулланып гамәлгә ашырылачак. Закон проектына аңлатма язуында аның “эшләп килүче мәгълүмати системаларның хокукый статусын билгеләүгә” юнәлтелүе ачыклана.
Моннан тыш, төбәк системаларыннан алынган мәгълүматлар федераль мәгълүмати системага җибәреләчәк.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм төбәк порталында ата-аналарга гаризаның шәхси номеры һәм аны тапшыру датасы, аны эшкәртү статусы һәм үзгәреш нигезләре, балалар бакчасында урын бүлеп бирү тәртибе, баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә кабул итү турындагы документ хакында мәгълүмат биреләчәк.
Федераль мәгълүмат системасында балалар бакчаларына йөрүче, анда урыннар алуга мохтаҗ балалар саннары, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф өлкәсендә идарә итүче урындагы үзидарә органнары турында мәгълүмат булачак.