Зур матбугат конференциясендә Владимир Путин алтай телен өйрәтә торган бердәнбер мәктәпне саклап калырга һәм тергезергә вәгъдә бирде.
Русия Президенты Владимир Путин алтай теленә, шул исәптән Тау-Алтай мәктәбенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Алтай Республикасы журналисты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе барышында алтай халкын борчыган мәсьәләне күтәрде. Ул алтай теле өйрәнелүче бердәнбер мәктәпнең арендаланган бинада урнашуына зарланды.
— Алтай теле борынгы төрки телләргә карый. Бу, асылда, башка төрки телләрнең базасы... Без, гомумән, милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш. Ә инде милли телдә белем бирүче мәктәпнең начар хәлдә булуы, бу, әлбәттә, ярыйсы эш түгел, – диде Путин.
"Сез миннән мәктәпне саклап калырга һәм тергезергә ярдәм сорыйсыз. Вәгъдә бирәм — без моны эшләрбез", - дип өстәде ул.