+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 декабрь 2019, 09:10

Укытучыга фатир бүләк иткәннәр!

“Ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчесе зур бүләккә лаек булды .

“Ел укытучысы-2019” конкурсы җиңүчесе зур бүләккә лаек булды

Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров “Ел укытучысы-2019” Бөтенрусия конкурсында җиңгән Лариса Арачашвилига Яңа елга фатир бүләк иткән.
Волгоградның 55нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы әлеге белем бирү оешмасы урнашкан районда ике бүлмәле яңа фатир алачак.

— Һәр кешенең хыялы була. Мин үз торагым булын бик тели идем. Хыялым тормышка ашты. Төбәкнең мине фатир белән бүләкләве искиткеч хәл булды. Кешенең көнкүреш проблемалары азрак булса, ул башкалар мәнфәгате өчен тагын да күбрәк эшли ала. Безнең төбәк җитәкчелеге һәм Андрей Иванович Бочаровның моны аңлавы бик шатлыклы. Йөрәктә бары тик рәхмәт сүзләре генә, — ди Лариса Арачашвили.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас