19 декабрьдә Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Мәгарифтә инновацион практикалар фестивале” узды. Әлеге чараның төп максаты — инновацион педагогик тәҗрибәне тарату, педагогларның һөнәри осталыгын, компетенцияләрен арттыру.Фестивальдә республиканың педагог-новаторлары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Фән студиясендә һәр катнашучыга яңа, стандарт булмаган, инновацион алымнарны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеге бирелде. Студияләрнең эш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнде.
Фестиваль кысаларында Уфаның 65нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән Насыйрова, Лилия Фәткуллина һәм Лилия Сәфәрова “И туган тел” электрон гәзит проектын тәкъдим итте. Алар "Белем бирү оешмасында иртә һөнәри ориентация һәм һөнәри әзерлек" номинациясендә 2 урынга лаек булды. Тәҗрибәле, исемнәре республика күләмендә билгеле мөгаллимәләрне бу уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез!