+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 декабрь 2019, 09:50

Алар — яшь, кыю һәм оста!

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты җиңүчеләре билгеләндеБашкортстанда 11-16 декабрьдә “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты узды. Быел ярышларда 585 конкурсант үз һөнәрендә иң яхшысы булу өчен көч сынашты. Чемпионат Уфа шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләре мәгариф оешмалары һәм пред­прия­тиеләре мәйданчык­ла­рында үтте. Ярышлар төп яшь категориясе (16-22 яшь) өчен 62 компетенция һәм үсмерләр категориясе өчен 24 компетенция (16 яшь һәм аннан да яшьрәк) буенча оештырылды.Чемпионатның төп мәй­данчыгы Уфа шәһәрендәге “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында урнашты, анда 21 компетенция буенча ярышлар узды. “Визаж һәм стилистика”, “Түбә ябу эшләре”, “Плитка белән тышлау”, “Мебель җи­тештерү”, “Төзелеш һәм штукатур эшләре”, “Пилотсыз авиация системаларын файдалану” һәм башка компете­н­цияләр буенча ярышлар кө­чер­гәнешле һәм кызу барды.Ниһаять, 16 декабрьдә төбәк чемпионатының җиңү­челәре билгеле булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы котлау чарасы “Огни Уфы” күңел ачу комплексында үтте. Бәйрәм тантанасына төбәкнең яшь, талантлы, акыллы, матур кызлары һәм егетләре җыелган иде. Алар сәхнәдә чыгыш ясаучы “йолдызлар”дан һич тә калышмады. Чемпионат җиңү­челәренең һәркайсы үз эшенең “йолдызы” булып танылды. Флористлар һәм төзүчеләр, программистлар һәм нефть­челәр, визажистлар һәм мебель җитештерүчеләр — барысы да киләчәктә шушы һәм башка һөнәрләрне алга җибәрәчәк кешеләр.Җиңүчеләр арасында Дуван күппрофильле колледж студентлары да бар. “Ветеринария” компетенциясе буенча Галина Малишевская — җиңүче, “Агрономия” компетенциясе буенча Илнур Сисанбаев призер булды. Шулай ук Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы студентлары да сынатмады. “Бизнес өчен программа чишелеше” компе­тенциясендә Леонид Храмов алтын медаль яулады, ә Елизавета Дмитриева, Арсений Плотников, Азат Имаев көмеш медальгә лаек булдылар.Уфа радиоэлектроника, телекоммуникация һәм хәвеф­сезлек колледжы студентлары да чемпионатка зур әзерлек белән килгән. Биредә белем алучы студентлар төрле компетенцияләрдә беренче урыннарны башкаларга бир­мәде.Благовещен балалар технопаркында шөгыльләнүче Вадим Галимәрданов, “Тирә-як мохитне саклау” компетенциясе буенча югары осталык күрсәтеп, җиңүче исеменә лаек булды.Быел төбәк чемпионатына республика юниорлык ком­петенцияләрен үстерәчәк югары уку йортлары да кушылды. Шундыйларның берсе — “Тимер юл транспортында ташу процессы белән идарә итү” компетенциясе, ул Самара дәүләт элемтә юллары университеты филиалы — Уфа тимер юл транспорты техникумы базасында узды. Анда да талантлы яшьләр белем алуын чемпионатта катнашучылар тагын бер исбатлады. Вахит Нуртдинов — алтын, Ришат Димукашев — көмеш, Анастасия Малова бронза медаль алдылар.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда быелгы чемпионатта 19 компетенция буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелде. Мәсәлән, беренче тапкыр “Умартачы­лык” күргәзмә компетенциясе тәкъдим ителде. “Башкорт балы” бренды дөнья дәрә­җәсендә танылган һәм безнең төбәк Ворлдскиллс хәрәкәте кысаларында әлеге компетенцияне үстерү өчен чыгыш ясады. Шулай ук “Мәктәптә музыка укыту” компетенциясе төбәк чемпионатында беренче тапкыр үткәрелде. Анда Салават, Сибай, Октябрьский, Учалы, Ырынбур һәм Уфа музыка колледжлары конкурсантлары көч сынашты. М. Акмулла исе­мендәге БДПУ колледжы студенты Ульяна Куликова, сәләтен һәм белемен күрсәтеп, җиңүгә иреште.Чемпионатта, белем бирү учреждениеләре белән бер­рәттән, “Һава транспортындагы сервис” компетенциясендә “Уфа” халыкара аэропорты да катнашты. “ЧПУ-станокларда токарьлек эшләре” һәм “ЧПУ-станокларда фрезерлык эш­ләре” компетенцияләре буенча ярышлар “Уфа моторлар төзү берләшмәсе” базасында үтте.35 ярыш мәйданчыгы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Стәр­летамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Әлшәй һәм Дуванда урнашкан иде.Чемпионатның географиясе елдан-ел киңәя, Башкортстан конкурсантлары белән бер­рәттән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Марий Эл, Татарстан республикаларыннан, Иркутск, Түбән Новгород, Ырынбур, Саратов өлкә­ләреннән килгән студентлар да катнашты.Төбәк чемпионатында зур осталык күрсәтеп, җиңүгә ирешкән яшьләрне котлыйбыз! Аларны алда тагын да җитдирәк ярышлар көтә.Зөлфия Фәтхетдинова.Автор фотосы.

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты җиңүчеләре билгеләнде

Башкортстанда 11-16 декабрьдә “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты узды. Быел ярышларда 585 конкурсант үз һөнәрендә иң яхшысы булу өчен көч сынашты. Чемпионат Уфа шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләре мәгариф оешмалары һәм пред­прия­тиеләре мәйданчык­ла­рында үтте. Ярышлар төп яшь категориясе (16-22 яшь) өчен 62 компетенция һәм үсмерләр категориясе өчен 24 компетенция (16 яшь һәм аннан да яшьрәк) буенча оештырылды.Чемпионатның төп мәй­данчыгы Уфа шәһәрендәге “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында урнашты, анда 21 компетенция буенча ярышлар узды. “Визаж һәм стилистика”, “Түбә ябу эшләре”, “Плитка белән тышлау”, “Мебель җи­тештерү”, “Төзелеш һәм штукатур эшләре”, “Пилотсыз авиация системаларын файдалану” һәм башка компете­н­цияләр буенча ярышлар кө­чер­гәнешле һәм кызу барды.
Ниһаять, 16 декабрьдә төбәк чемпионатының җиңү­челәре билгеле булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы котлау чарасы “Огни Уфы” күңел ачу комплексында үтте. Бәйрәм тантанасына төбәкнең яшь, талантлы, акыллы, матур кызлары һәм егетләре җыелган иде. Алар сәхнәдә чыгыш ясаучы “йолдызлар”дан һич тә калышмады. Чемпионат җиңү­челәренең һәркайсы үз эшенең “йолдызы” булып танылды. Флористлар һәм төзүчеләр, программистлар һәм нефть­челәр, визажистлар һәм мебель җитештерүчеләр — барысы да киләчәктә шушы һәм башка һөнәрләрне алга җибәрәчәк кешеләр.
Җиңүчеләр арасында Дуван күппрофильле колледж студентлары да бар. “Ветеринария” компетенциясе буенча Галина Малишевская — җиңүче, “Агрономия” компетенциясе буенча Илнур Сисанбаев призер булды. Шулай ук Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы студентлары да сынатмады. “Бизнес өчен программа чишелеше” компе­тенциясендә Леонид Храмов алтын медаль яулады, ә Елизавета Дмитриева, Арсений Плотников, Азат Имаев көмеш медальгә лаек булдылар.
Уфа радиоэлектроника, телекоммуникация һәм хәвеф­сезлек колледжы студентлары да чемпионатка зур әзерлек белән килгән. Биредә белем алучы студентлар төрле компетенцияләрдә беренче урыннарны башкаларга бир­мәде.
Благовещен балалар технопаркында шөгыльләнүче Вадим Галимәрданов, “Тирә-як мохитне саклау” компетенциясе буенча югары осталык күрсәтеп, җиңүче исеменә лаек булды.
Быел төбәк чемпионатына республика юниорлык ком­петенцияләрен үстерәчәк югары уку йортлары да кушылды. Шундыйларның берсе — “Тимер юл транспортында ташу процессы белән идарә итү” компетенциясе, ул Самара дәүләт элемтә юллары университеты филиалы — Уфа тимер юл транспорты техникумы базасында узды. Анда да талантлы яшьләр белем алуын чемпионатта катнашучылар тагын бер исбатлады. Вахит Нуртдинов — алтын, Ришат Димукашев — көмеш, Анастасия Малова бронза медаль алдылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда быелгы чемпионатта 19 компетенция буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелде. Мәсәлән, беренче тапкыр “Умартачы­лык” күргәзмә компетенциясе тәкъдим ителде. “Башкорт балы” бренды дөнья дәрә­җәсендә танылган һәм безнең төбәк Ворлдскиллс хәрәкәте кысаларында әлеге компетенцияне үстерү өчен чыгыш ясады. Шулай ук “Мәктәптә музыка укыту” компетенциясе төбәк чемпионатында беренче тапкыр үткәрелде. Анда Салават, Сибай, Октябрьский, Учалы, Ырынбур һәм Уфа музыка колледжлары конкурсантлары көч сынашты. М. Акмулла исе­мендәге БДПУ колледжы студенты Ульяна Куликова, сәләтен һәм белемен күрсәтеп, җиңүгә иреште.
Чемпионатта, белем бирү учреждениеләре белән бер­рәттән, “Һава транспортындагы сервис” компетенциясендә “Уфа” халыкара аэропорты да катнашты. “ЧПУ-станокларда токарьлек эшләре” һәм “ЧПУ-станокларда фрезерлык эш­ләре” компетенцияләре буенча ярышлар “Уфа моторлар төзү берләшмәсе” базасында үтте.
35 ярыш мәйданчыгы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Стәр­летамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Әлшәй һәм Дуванда урнашкан иде.
Чемпионатның географиясе елдан-ел киңәя, Башкортстан конкурсантлары белән бер­рәттән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Марий Эл, Татарстан республикаларыннан, Иркутск, Түбән Новгород, Ырынбур, Саратов өлкә­ләреннән килгән студентлар да катнашты.
Төбәк чемпионатында зур осталык күрсәтеп, җиңүгә ирешкән яшьләрне котлыйбыз! Аларны алда тагын да җитдирәк ярышлар көтә.

Зөлфия Фәтхетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас