Бакалыда республикада беренчеләрдән булып интеллектуаль мәктәп ачылды
Бакалы районында 24 белем бирү учреждениесе, балалар бакчалары, мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре бар. Балалар иҗаты йорты, сәнгать һәм спорт мәктәпләре үсеп килүче буынга рухи, интеллектуаль, физик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Гомумән, сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Балаларга төпле белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту районда көнүзәк бурычларның берсе булып тора. Биредә белем бирүнең иң заманча алымнарын кулланалар.
Күптән түгел районның 1нче мәктәбе базасында инновация мәйданчыгы барлыкка килде. Ул “Бакалы интеллектуаль мәктәбе” дип атала. Әлеге яңалыкка старт бирү өчен бирегә башкаладан дәрәҗәле интеллектуаль десант – Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, Башкорт дәүләт аграр университеты проректоры Наил Юнысбаев, “Талантлы яшьләргә ярдәм фонды”н оештыручы, галим, тынгысыз шәхес Наил Баһаветдинов килделәр.
Әлеге уку елында Бакалының 1нче мәктәбе республикада тиңе булмаган заманча бинага күчте. Биредә укучы балаларга, укытучыларга барлык шартлар да тудырылган. Эксперименталь мәйданчык исә авыл балаларына сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүче заманча ресурслардан файдалану, тиңдәшләре арасында аларның көндәшлеген үстерү мөмкинлеге бирә. Эксперименталь мәйданчыкта уку процессы эчтәлеклерәк, аңлаешлырак һәм нәтиҗәлерәк булачак. Мәсәлән, укучылар һәм педагоглар республика вузлары галимнәре белән заманча элемтә чаралары аша дәрес барышында аралашу мөмкинлеген алачак. Галимнәр бу мәктәптәге укыту процессын камилләштерүдә турыдан-туры катнашачак.
Инновация мәйданчыгын ачу чарасының тәүге этабы вузлар профессорлары катнашлыгында аерым темалар буенча мәктәптә үтте. Көннең икенче яртысында район Мәдәният сараенда башкала вәкилләре һәм район җитәкчеләре пленар утырышта чыгыш ясады.
Район хакимияте башлыгы Александр Андреев мәгарифнең җәмгыятьтәге ролен, аны башка тармаклар белән бергә тыгыз бәйләнештә үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Әлеге мәйданчыкны булдыруга көч салган һәркемгә рәхмәт белдерде. Пленар утырыштан соң “Бакалы интеллектуаль мәктәбе” кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
— Бүгенге шартларда мәгарифнең җәмгыятьтәге ролен күтәрү, аның башка тармаклар белән бергә тыгыз бәйләнештә үсүенә ирешү мөһим, — ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Галиева. — Заман укучы, укытучы һәм әти-әниләр алдына зур бурычлар куя. Менә шушы бурычларны тормышка ашыруда безнең ярдәмчеләребез – “Интеллектуаль мәктәп”не оештыруга көч салучыларга чиксез рәхмәтлебез. Җәмгыять инновацияле үсешкән чорда укучы өчен иҗади фикерләү һәм проблемаларны хәл иткәндә үзеңчә чишелешне таба белү, инициативалылык иң мөһим сыйфатлар булып санала. Әлеге мәктәп, әлбәттә, укучыларда шушы һәм башка сыйфатларны үстерүгә булышлык итәчәк. Югары әхлаклы, зыялы булу, тормышта үз урыныңны, һөнәри юлыңны табу өчен бик кирәк бу. Балалар гаиләдә һәм мәктәптә алган тәрбияне куллана белсен, авырлыклар алдында югалып калмыйча, кыю һәм тәвәккәл булып формалашсын өчен безнең педагоглар армый-талмый эшли.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.