Бүген 114 бала Мәскәүдәге төп Чыршы бәйрәмендә катнаша.
Бүген иртән Башкортстаннан 114 укучы Мәскәүгә — Кремль чыршысына китте. Илнең төп Чыршы бәйрәменә баручы укучылар — олимпиадаларда җиңүчеләр, төрле конкурслар һәм спорт ярышлары призерлары. Аларның һәркайсы - бу бүләккә лаек кызлар һәм малайлар.
Программада балалар өчен Мәскәү буйлап экскурсияләр, һәм, әлбәттә, Кремльдә бәйрәм тамашасы каралган. Ә иң мөһиме, алар ил башкаласында башка төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия.
Әлеге мизгелләрдә Мәскәүгә барып җиткән укучыларыбызга уңышлы сәфәр телик!