Башкортстанда мәктәп ишегалларын һәм азык-төлек блокларын ремонтлау буенча яңа программа старт алды.
Бүген “Мәгариф сәгате“ндә республикада мәктәпләрне, балалар бакчаларын, аларның ихаталарын һәм азык-төлек блокларын ремонтлау буенча яңа комплекслы программа старт алуы турында хәбәр иттеләр. Киңәшмә Хөкүмәт йортында төбәк башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узды.“Без мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар булдыру өчен яңа алым тәкъдим иттек, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Биналарга һәм корылмаларга капиталь ремонт ясауны, мәктәп һәм балалар бакчалары ихаталарын төзекләндерүне берләштерергә тәкъдим итәбез. Бу — коймалар периметрын ремонтлау, универсаль спорт мәйданчыклары булдыру, асфальт өслеген ремонтлау, балалар бакчаларында кече архитектура формаларын булдыру, күләгәле түбәләрне ремонтлау. Шулай ук азык-төлек блогын ремонтлау һәм модернизацияләү, яңа заманча җиһазлар белән тәэмин итү. Оешмалар ихтыяҗларыннан чыгып, капиталь ремонт, азык-төлек блогын төзекләндерү һәм ремонтлау, яки ике күрсәткеч буенча ремонт ясалачак, мәсәлән, төзекләндерү һәм азык-төлек блогы. Мондый ремонт белән, ким дигәндә, 20 елга су агып торган түбәләр, җил үткәргән тәрәзәләр, азык-төлек блоклары проблемалары һәм мәктәп, балалар бакчалары территорияләрендә башка җитешсезлекләр турында онытырга мөмкин булыр, дип ышанабыз”.
Мәгариф министрлыгы үткәргән конкурсның сайлап алу йомгаклары буенча, программага 153 белем бирү оешмасы, мәктәпләр һәм балалар бакчалары кертелген. 2020 елда әлеге учреждениеләрне ремонтлауга 583,922 миллион сум акча тотылачак.
Мониторинг күрсәткәнчә, республиканың 396 мәктәбендә һәм 552 балалар бакчасында предметларның 50 проценттан тан артыгы тузган. Коймалар, тышкы яктырту, хуҗалык, уен, спорт мәйданчыклары, җәяүлеләр сукмаклары алмаштыру һәм ремонтлау, кече архитектура формаларын алмаштыру, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, күләгәле түбәләр урнаштыру, балалар өчен уен мәйданчыклары, хоккей тартмалары, теннис кортлары, урам тренажерларын монтажлау таләп ителә. Мәктәпкәчә һәм мәктәп ишегалларын төзекләндерү программасы 2020 елдан 2024 елга кадәр тормышка ашырылачак. Республика бюджетыннан 2,6 миллиард сум акча бүленәчәк.