+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Декабря 2019, 12:10

Мәктәпләрдә мич ягулар бетә

Әлеге вакытта төбәктә элеккечә мич ягып җылытылучы 18 белем учагы бар.

Әлеге вакытта төбәктә элеккечә мич ягып җылытылучы 18 белем учагы бар.

Киләсе елда Башкортстанда мич ягулыгында булган барлык мәктәпләр казанлыкларга күчереләчәк, дип хәбәр итте бүген “Мәгариф сәгате”ндә республика мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Чаралар һава-җылылык режимына, су белән тәэмин итүгә, канализациягә һәм капиталь ремонт үткәрүгә таләпләрне үтәү максатларында Русия Президенты Юлламасының йөкләмәләрен үтәү кысаларында үткәрелә.

2020 елга республика бюджетында капиталь ремонт, матди-техник базаны һәм энергия саклау чараларын ныгыту өчен 946,3 миллион сум акча каралган. Республика чараларыннан тыш, федераль бюджеттан 105,5 миллион сум акча җәлеп ителәчәк.
Хәзерге вакытта төбәктә 18 мәктәп, элеккечә, мич ягып җылытыла.
Фото: 123ru.net
Читайте нас