3нче сыйныф укучылары бу көнне теманы бик яхшы үзләштергән.
Испаниянең Вальядолид шәһәрендә укытучы анатомия дәресен бик үзенчәлекле костюмда үткәргән. 43 яшьлек педагог дәрес вакытында 3нче сыйныф укучыларына һәр органның кайда урнашуын ачык итеп күрсәткән.
Укытучының педагогик стажы 15 ел тәшкил итә, анатомиядән тыш, ул табигать белеме, сәнгать, инглиз һәм испан телләрен дә укыта.
Укытучының мондый костюмда дәрес үткәрүе турында аның ире Майкл Моратинос социаль челтәрләрдә хәбәр иткән һәм фотосурәтләр белән бүлешкән. Аның посты 65 меңнән артык лайк җыйган.
Социаль челтәрдә укытучыны креативлыгы һәм педагогик талантлы булган өчен мактыйлар, андый укытучылар күбрәк булсын иде, дип язалар.