Башкортстанда тагын бер мең бала укырга заманча автобусларда йөри алачак.
Уфада Башкортстан муниципалитетлары өчен федераль акчага алынган мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы узды. 37 машина ачкычын Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров тапшырды. Ул, алынган автобуслар мәктәпләргә тагын бер мең баланы йөртә алачак, дип билгеләп үтте.Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълуматлары буенча, автобуслар 21 муниципалитетка (Баймак, Балакатай, Белорет, Благовар, Бөрҗән, Гафури, Дүртөйле, Иглин, Ишембай, Балтач, Караидел, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушнаренко, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Хәйбулла, Нефтекама, Салават), шулай ук Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатына, Уфа шәһәренең начар ишетүчеләр өчен коррекцион интернат-мәктәбенә, Илеш сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекцион интернат-мәктәпкә тапшырылды. Бу — ПАЗ маркалы 28 автобус, ике ГАЗ-"вездеход", алты "Next Газ" микроавтобусы, бер КАВЗ. Яңа автобуслар ГЛОНАСС юлдаш навигациясе һәм тахографлар белән җиһазландырылган.
Агымдагы елда республика 143 мәктәп автобусы алды. Бүгенге көндә Башкортстанда 2749 торак пункттан 872 мәктәпнең 41951 укучысын 1436 автобус йөртә.
Соңгы өч ел дәвамында автобус паркы федераль һәм төбәк бюджетлары исәбенә тулылана, бу 10 еллык файдалану вакыты чыгу сәбәпле, балаларны йөртү өчен яраклы булмаган автобусларны вакытында исәптән төшерү, шулай ук яңа маршрутлар кертү мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.