Район үзәгендә узган тантаналы чарада 80 бала катнашты.
Күгәрчен районында Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Шушы көннәрдә район Мәдәният сараенда сәләтле балалар өчен традицион Яңа ел чыршысы узган.
“Тантаналы бәйрәмгә 80 бала чакырылган иде, алар арасында уку алдынгылары, олимпиада, спорт ярышлары, иҗади конкурслар җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары булды. Киләсе елда залда балалар тагын да күбрәк булсын! Бу кызлар һәм малайлар ирешелгәннәрендә тукталып калмас, алга таба, яңа максатларга, белемнәргә омтылыр, безне яңа җиңүләре белән куандырырлар дип ышанам! Барлык балаларга ныклы сәламәтлек, бәхет, укуда уңышлар, илһам, яңа казанышлар телим! “— дип яза Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Гайса Янбаев үзенең социаль челтәрләрдәге битендә.