+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 гыйнвар 2020, 16:40

Алар — милләтебез горурлыгы!

Бүген Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә татар, чуваш, мари, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау тантанасы үтте.

Бүген Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә татар, чуваш, мари, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау тантанасы үтте.
Укучыларны тәбрикләү тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәүче белгече Әлфия Әхәтова, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов һәм башкалар катнашты.
— Башкалада ике көн дәвамында туган телне яхшы белүче укучылар көч сынашты. Сез барыгыз да - район күләмендә җиңү яулап килгән укучылар, шуңа да бүген арагызда җиңелүчеләр юк, җиңүчеләр генә. Шунысы куанычлы: республикада туган телне өйрәнүчеләр саны һәм белем дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Без сезнең белән горурланабыз, туган телнең киләчәге сезнең кебек яшьләр кулында, — диде Булат Илшат улы.
Быел бәйгедә татар теле һәм әдәбияты буенча республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 120 укучы катнашты. Аларның 98е — урыс, ә 22се татар мәктәпләреннән килгән.
Олимпиада барышында ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр өч биремне үтәде: бирелгән тема буенча инша язды, викторина сорауларына җавап бирде һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәтте. Илеш, Балтач, Бүздәк, Чакмагыш, Борай, Туймазы, Миякә, Чишмә, Краснокама, Әлшәй, Бакалы,Тәтешле, Кыйгы, Дүртөйле районнары, Нефтекама, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре укучылары җиңүчеләр һәм призерлар арасына керде.
Әлеге бәйгедә җиңүче укучыларны алда тагын бер бәйге — Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Безнең милләтебез җәүһәрләренең анда да балкып аерылып торачакларына, зур җиңүләр яулап кайтачагына өметләнәбез.
Фото: Денис Таваев.

Читайте нас