+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 Января 2020, 06:20

ХХI гасыр мәктәбе булачак!

Республикада заманча уку йортлары саны арта

Республикада заманча уку йортлары саны арта

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган “Мәгариф сәгате” киңәшмәләре белем бирүгә кагылышлы четерекле мәсьәләләргә багышланды. Чираттагы “Мә­га­риф сәгате”ндә республикада мәктәпләрне, балалар бакчаларын, аларның ихаталарын һәм азык-төлек блокларын ремонтлау буенча яңа комплекслы программа старт алуы турында хәбәр ителде.

— Без мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар өчен уңайлы һәм хәвеф­сез шартлар булдыру өчен яңа алым тәкъдим иттек, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Биналарга һәм корылмаларга капиталь ремонт ясауны, мәктәп һәм балалар бакчалары ихаталарын төзекләнде­рүне берләш­терергә тәкъдим итәбез. Моңа коймалар периметрын, асфальт өслеген ремонтлау, универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчаларында кече архитектура формаларын булдыру, күлә­гәле түбәләрне төзекләндерү керә. Шулай ук азык-төлек блогын яңарту, аны заманча җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Мондый ремонт белән су агып торган түбәләр, җил үткәргән тәрәзәләр, азык-төлек блоклары проблемалары һәм мәктәп, балалар бакчалары территорияләрендә башка җитешсезлекләр турында ким дигәндә 20 елга онытырга мөмкин булачак, дип ышанабыз.Мәгариф министрлыгы үткәргән конкурсның сайлап алу йомгаклары буенча, программага 153 белем бирү оешмасы, мәктәпләр һәм балалар бакчалары кертелгән. 2020 елда әлеге учреждениеләрне ремонтлауга 583,922 миллион сум акча тотынылачак.
Мониторинг күрсәткәнчә, республиканың 396 мәктәбен­дә һәм 552 балалар бакчасында бина, корылма, кирәк-яракларның 50 проценттан артыгы тузган. Коймалар, тышкы яктырту, хуҗалык, уен, спорт мәйданчыклары, җәяү­леләр сукмакларын алмаштыру һәм ремонтлау, кече архитектура формаларын алмаштыру, контейнер мәйдан­чыкларын төзекләндерү, күлә­гәле түбәләр урнаштыру, балалар өчен уен мәйдан­чыклары, хоккей тартмалары, теннис кортлары, урам тренажерларын монтажлау таләп ителә. Мәктәпкәчә оешмалар һәм мәктәп ихаталарын төзек­ләндерү программасы 2020 елдан 2024 елга кадәр тормышка ашырылачак. Республика бюджетыннан 2,6 миллиард сум акча бүленәчәк.
Шулай ук, “Мәгариф сә­гате”ндә төбәктә мич ягып җылытылучы мәктәпләр проблемасы да күтәрелде. Республикада хәзерге вакытта 18 белем учагы, элеккечә, мич ягып җылытыла.
Киләсе елда Башкортстанда мич ягулыгында булган барлык мәктәпләр казанлыкларга күчереләчәк, дип хәбәр итте мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Чаралар һава-җылылык режимына, су тәэминатына, канализациягә һәм капиталь ремонт үткәрүгә таләпләрне күз уңында тотып, Русия Президенты Юлламасы кысаларында тормышка ашырыла.
2020 елга республика бюджетында капиталь ремонт, матди-техник базаны һәм энергия саклау чараларын ныгыту өчен 946,3 миллион сум акча каралган. Республика финанславыннан тыш, федераль бюджеттан да 105,5 миллион сум акча җәлеп ителәчәк.
Чираттагы “Мәгариф сәга­те”ндә мәктәпләр хәвефсез­леге турында да җентекле сөйләшү булды. 2020 елда Башкортстан бюджетыннан мәктәпләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен 200 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Акча белем бирү оешмаларын видео­күзәтү, гадәттән тыш хәлләр һәм сак сигнализациясе системалары белән җи­һазлан­дыруга тотынылачак. Узган ел бу максатларга 313 мил­лион сум акча юнәлтелгән. Киләсе елда мәктәпләрне сак системалары белән 100 процентка җиһазландыру планлаштырыла.
Шул ук вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров, балалар белән профилактик эш алып барылмый икән, техник хәвефсезлек чаралары гына ярдәм итмәячәк, дип билгеләп үтте.
— Мәктәпләрдә коточкыч вакыйгалар килеп чыккан барлык очракларда да диярлек хәвефсезлек системалары бул­ган. Бу хәлләр — җавап­сызлык нәтиҗәсе. Кагыйдә буларак, үсмерләр үз планнары турында социаль челтәрләрдә язган, укытучылар коллективы да конфликтлы хәл турында белеп торган, ә чара кү­рел­мәгән. Шуңа күрә монда төп эш — профилактика, — дип белдерде төбәк җи­тәкчесе.
Әлбәттә, укучыларның сә­ламәтлегенә игътибарны арттыру бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Уфада февральдә узачак икенче Республика мәгариф форумы балалар сәламәтлегенә багышланачак.
— Әгәр узган елгы форумда база мәсьәләләре турында сөйләшсәк, бишкөнлек уку атнасына күчү турында карар кабул итсәк, икенче форумны тулысынча сәламәт­леккә багышларга тәкъдим итәбез. Минем аңла­вымча, иң яхшы белгечләр һәм кызыклы спикерларны җәлеп итеп, зур ведомствоара эш булырга тиеш ул. Әйдәгез, перспективага эшлик, безгә мәктәп укучыларын һәм студентларны диспансерлау белән нәрсә эш­ләячәгебезне, балала­рыбыз­ның психик һәм рухи сәла­мәтлеген ничек саклап калуыбызны аңлау мөһим. Бу эшне бүгеннән башларга кирәк, — дип мө­рәҗәгать итте төбәк Башлыгы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә.
Башкортстанның сәламәт­лек саклау министры Максим Забелин бу юнәлештә эш баруын билгеләп үтте. “Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп стоматология кабинетларын тулысынча яңарту оештырылды, ул ремонтны гына түгел, заманча стоматология җиһазларын кайтаруны да үз эченә ала. Кайбер мәктәп­ләрдә мондый кабинетлар балаларны кабул итә башлады да инде, — диде министр. — Диспансерлау мәсьәләсендә без хәзер Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы катнашлыгында өчьяклы эш алып барабыз. Шулай ук мәктәп укучылары өчен психотерапевтика үзәге төзүгә һәм 12-18 яшьлек кызлар һәм малайларның репродуктив сәламәтлегенә юнәл­телгән комплекслы программаны тормышка ашыруга зур игътибар бирелә”.
Төбәктә заманча шартлар тудырылган, сыйфатлы белем алу өчен барлык уңайлыклары булган мәгариф оешмаларын арттыруга зур көч салына. 2019 елда “РАИП” кысаларында барлыгы 22 балалар бакчасы һәм 21 мәктәп тө­зелде. Мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау һәм матди-техник базасын ныгыту өчен республика бюджетыннан 952,9 миллион сум акча бүленде. Федераль бюджеттан бу максатларга 105,5 миллион сум акча җәлеп ителде. Узган елда 133 авыл мәктә­бендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр ачылды. Мондый үзәкләр ачу өчен барлыгы 212,7 миллион сум акча каралган булган, аларның 208,5 миллион сумы — федераль, ә 4,3 миллион сумы — төбәк бюджетыннан.
Шулай ук, республиканың биш гомуми белем бирү учреждениесе яңа статуста эшли башлады: Стәрлета-­макның 1нче гимназиясе, Неф­тека­маның 1нче лицее, Уфа­ның 64нче гимназиясе, УДНТУ­ның М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее, Уфаның 93нче физика-математика лицее Русия Фәннәр акаде­миясенең база мәктәпләре булып санала. 11 мәгариф учреждение­сендә БДМУ белән килешү буенча медицина сыйныфлары ачылды. Төбәктә беренче полилингваль уку йортлары барлыкка килүе дә уңай күрсәткеч — Уфаның 44нче мәктәбе төзекләнде­релгәннән соң һәм Дим районының “Яркий” бис­тәсендә 162нче яңа мәктәп яңа статус белән эшли башлады.
Быел исә республикада заманча мәктәпләрнең тагын да артуы көтелә. Уфаның Сипайлово бистәсендә математика һәм мәгълүмати тех­но­ло­гияләр өлкәсендә сәләтле балалар өчен республика лицей-интернаты төзеләчәк. Эшләр быел башланачак. Интернат тибындагы мәктәп 2021 елда укучылар өчен үз ишекләрен ачачак. Республикада математика мәктәбен ачу идеясен танылган педагоглар Михаил Саханевич белән Александр Столяров тәкъдим иткән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, лицей ХХI гасыр мәктәбе булырга тиеш.
Төбәктә төзеләчәк Фәнни-мәгариф үзәге дә республика горурлыгы булачак. Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге оештыру — республика өчен мөһим алга китеш. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
— Сез республика, аның киләчәге өчен моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын беләсез, — диде Радий Хәбиров. — Без бу Фәнни-мәгариф үзәге кысаларында химия, энергетика, медицина, акыллы машиналар һәм авиация юнәлешләрендә эш алып барабыз. Бу тармакларда технологик лидерлыкка омтылачакбыз. Яңа перспективалы белгечлекләр ачарга ниятлибез. Фән кешеләрен җәлеп итәчәкбез. Бездә 150гә якын вузара кафедра, яхшы җи­һазландырылган яңа лабо­раторияләр барлыкка киләчәк. 5 мең урынга исәпләнгән заманча вузара студентлар кампусы төзиячәкбез.
Төбәк Башлыгы әйтүенчә, республикада шулай ук Евразия федераль университеты төзеләчәк.

Зөлфия Фәтхетдинова.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас