+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 гыйнвар 2020, 11:20

Соңга калма!

БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.

БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.
Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары дәррәү рәвештә БДИ тапшыру өчен гариза яза. 1 февральгә кадәр алар имтиханнарны сайлап өлгерергә тиеш. Гаризада укучы тапшырырга тиешле барлык фәннәр дә күрсәтелә.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны - үзләре укыган мәктәптә, ә укуны узган елда тәмамлаганнар БДИга теркәү урыннарына яза. Һәр елдагыча, математика һәм урыс теле буенча имтиханнар тапшыру мәҗбүри.

“Быел укучылар математика буенча берсен генә — база яисә профильле дәрәҗәне сайлый ала. Аттестаты булган узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИның профильле дәрәҗәдәгесенә генә теркәлергә мөмкин», — дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте.

Сынау тотучыларның гомум саны 1 февральдән соң билгеле булачак.
Фото: Versiya.info
Читайте нас