+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 гыйнвар 2020, 13:05

Укытучыларга хезмәт хакын түләү үзгәрә

Русия Мәгариф министрлыгы Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли.

Русия Мәгариф министрлыгы Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли.

Русия Мәгариф министрлыгы Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли, алар мәктәп укытучыларының хезмәт хакы структурасын үзгәртәчәк. Бу хакта мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.Ольга Васильева әйтүенчә, илнең кайбер төбәкләрендә, өстәмә түләүләрне исәпкә алмыйча, реаль хезмәт хакы бик түбән, чөнки субъектлар һәм муниципалитетлар, ведомство тәкъдимнәрен исәпкә алмыйча, окладларны, өстәмә түләүләрне һәм премияләрне ничек исәпләргә кирәклеген үзләре хәл итә.
"Без хәзер укытучыларның хезмәт хакы фондының 70 проценты бер ставка оклад өчен, ягъни атнасына 18 дәрескә гарантияле рәвештә түләнсен өчен көрәшәбез. Һәм бары 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүлеп бирелергә тиеш. "70кә 30” пропорциясен күпләр үтәми. Кайчагында төбәк буенча уртача хезмәт хакы педагогларның өстәмә йөкләмә алу хисабына гына барлыкка килә», — дип белдерә министр.
Хәзер Хезмәт кодексына төзәтмәләр эшләнә, аның ярдәмендә хезмәткә түләү структурасын формалаштыруның бердәм моделе барлыкка киләчәк.
Үзгәрешләр, федераль дәрәҗәдәге укытучыларны да кертеп, хезмәт хакы буенча база гарантияләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Васильева яңа мәктәп стандартлары укытучыларга йөкләнешне өчтән бер өлешкә киметергә тиеш дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, педагоглар дүрт документ кына алып барырга тиеш: фән буенча эш программасы, календарь-тематик план, электрон журнал, электрон көндәлек.
Фото: News.myseldon.com.
Читайте нас