Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә тиздән 61 стоматология кабинеты булачагы турында белдерде.
"Мәгарифтә күтәрелеш!" республика проекты кысаларында 2019 елның декабрендә Югары Тәтешле авылының 1нче мәктәбендәге стоматология кабинетына капиталь ремонт тәмамланды. Җиһазлар сатып алу белән бәйле барлык эшләрнең бәясе 1 миллион сум тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, бу — ул күргән беренче әзер стоматология кабинеты. Радий Хәбиров укучыларны дәвалау һәм профилактикалауның ничек узачагы белән кызыксынды. Тәтешле районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Нияз Зыятдинов сүзләренә караганда, график төзелгән инде, монда районның башка мәктәпләреннән дә укучылар киләчәк, чөнки әлеге стоматология кабинеты - әлегә районда бердәнбер.
Радий Хәбиров стоматология кабинетларын яңарту буенча Башкортстанның тәҗрибәсе Русиядә иң яхшыларның берсе булып танылуын һәм мондый кабинетлар барлыгы 61 булачагы турында белдерде.
"Иң мөһиме - балаларда теш авыруларын профилактикалауга зур игътибар бирергә онытмагыз. Хәзер без 700дән артык укучы булган мәктәпләрдә шундый стоматология кабинетларын ачабыз, аннан соң 500 укучы белем алган белем учакларын да тәэмин итәчәкбез”, — диде төбәк Башлыгы.
Балалар стоматологы Элина Вәлиева Радий Хәбировка республика мәктәпләрендә “Сәламәт елмаю” программасын гамәлгә кертүләре һәм стоматология кабинетларын ача башлаулары өчен рәхмәт белдерде.
"Балаларга беркая да йөрергә кирәкми, монда бик яхшы җиһазлар урнаштырылган һәм без, әлбәттә, дәвалаудан тыш, профилактикага да зур игътибар бирәчәкбез”, — диде теш табибы.
Радий Хәбиров шул ук мәктәптәге ашханәдә дә булды. Уку йорты директоры Зилә Гомәрова быел мәктәптә туклану 100 процентка якын тәшкил итүен белдерде. Балалар яңа менюны яхшы кабул итә, әти-әниләр дә канәгать.
Тәтешле районының барлык мәктәпләрендә дә мәктәп яны участокларын саклап калганнар, барлык уку йортлары да үзләрен яшелчә һәм бәрәңге белән тәэмин итә. Ит һәм сөт продукциясе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сатып алына. Болар барысы да мәктәптә туклануның бәясен арзанайтырга мөмкинлек бирә.