Республикада латыш теле рәсми рәвештә укытыла торган мәктәп эшли. Ул әлегә Русиядә бердәнбер.
Илона Савераса — Русиядә латыш теле буенча бердәнбер рәсми мәктәп укытучысы. Латвиядән килгән укытучы Башкортстанның Архангель районында урнашкан Максим Горький авылында укыта. Ул авылда 1000нән артык кеше яши. Республикага бер елга гына дип күчеп килгән педагог, инде 11 ел биредә хезмәт сала.
“Миңа бәдрәфнең урамда булуына күнегү авыррак булды, ә калганына түзәрлек иде, — ди Илона НТВ телеканалына биргән интервьюсында. — Әле бездә барысы белән дуслашырга дигән “кот Леопольд” синдромы юк, ә монда җылыталар да, ашаталар да, юындыралар да”.
Максим Горький авылында латышлар күп түгел — башкортлар һәм урыслар белән тигез күләмдә. Ләкин балалар XIX гасыр ахырында Столыпин чорында Башкортстанга күчеп килгән ата-бабаларының телен бик теләп өйрәнә. Әйтүләренчә, хәзер латыш теле нык үзгәргән.
Әлеге мәктәптә латыш телен беренче сыйныфтан башлап, рәсми укытылган урыс һәм башкорт телләре белән беррәттән өйрәнәләр. Балалар хәтта үз музыкаль ансамблен булдырган һәм Латвиядә узган конкурста катнашырга да өлгергәннәр.